САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген Урта Кәшер авылында мәчет ачылды

Бу зур тантанага авылда яшәүчеләр генә түгел, ерак араларны якын итеп, читтә яшәүче якташлар да кайтканнар иде.

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте җирле мөселман оешмасы - Сарман районы мөхтәсибәте имам мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, "Җәлилнефть" идарәсенең социаль хезмәт бүлеге начальнигы Хәмит Салихов һәм башка мәртәбәле кунаклар килгәннәр иде. Алар авыл халкын истәлекле көн уңаеннан котлап, изге теләкләрен ирештерделәр. Пенсионер-укытучы Гөлгенә Хәбибуллина, мәчетне салдыруда башлап һәм оештырып йөргән Ильдус Гайфуллинның (мәрхүм, урыны җәннәттә булсын) әнисе Тәзкирә апаның чыгышлары да күңелләрне нечкәртте. Илнур хәзрәт Коръәннән аятьләр укыды. Мәчетнең үзендә мәчетне сәламләү намазы укылды. Аннан авыл өстенә нурлы, моңлы азан таралды. Бу- районда төзелгән 42нче мәчет. Ул авылның бизәге булып кына тормасын, авылдашларның гыйлем һәм тәрбия алу урыны булып хезмәт итсен.Авылдашлар мәчеткә аны төзүне башлап йөргән, төзелешенә күп хезмәт куйган Ильдус Гайфуллин истәлегенә Ильдус мәчете дип исем бирделәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X