САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген -курчак театры көне

Ел саен 21 мартта Россиядә Халыкара курчак театры көнен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан, районыбызның горурлыгы булган танылган актрисаны әңгәмәгә чакырдык.

Якташыбыз – Янурыс авылында туып-үскән Татарстанның атказанган һәм халык артисты Рәмзия Фәйзуллина курчаклар дөньясында яши. 40 ел гомерен Татар дәүләт «Әкият» курчак театрына багышлаган авылдашымның иҗат лабораториясендә йөздән артык роле бар. Моннан берничә еллар элек ул төркемдәшләре белән Сарманда да булып китте.

Курчак театрын яратмаган, караганы булмаган кеше, мөгаен, сирәктер. Мин шәхсән аңа беренче тапкыр балалар бакчасына йөргәндә барган идем. Курчак - бигрәк тә кыз балаларның яраткан уенчыгы. Әмма кечкенә чакта аның белән малайлар да уйныйлар. Үсә төшкәч тә, балачак уенчыгын үз итүчеләр, аның төрлеләрен коллекцияләүчеләр дә бар. Курчакларны мин үзем дә яратам.

Альбина Сабирова язмасы.

Актриса белән әңгәмәне тулырак газетаның 2020 елның 20 март саныннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев