САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәйрәм итәләр

Гражданлык хәле актларын теркәү органнары кеше тормышында әһәмиятле роль уйныйлар.

Монда гаилә төзелә, яңа туган сабыйны теркиләр. Кеше туса да, вафат булса да, гаилә корса я аерылса да, әлеге орган хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Бүген ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Ул ел саен 18 декабрьдә уздырыла. Без район бүлеге хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез, ныклы сәламәтлек, хезмәтләрендә уңышлар, гаиләләрендә иминлек, бәхет телибез. 
Бүгенге көнгә районда 234 бала тууы теркәлгән. Шуларның 115 – малайлар, 119ы – кызлар. 114 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев