САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген – “Дөрес аягыңнан тору көне”

“Бер яшь кенә егет сикәлтәле юлдан бара икән. Бервакыт ул алтын тәнкә күреп ала һәм иелеп аны ала. Шулай итеп тагын алтыннар эзләвен дәвам итә.

Дөрестән дә, аңа вакыт-вакыт кыйммәтле тәнкәләр очраган. Менә шулай аның бөтен тормышы үтеп киткән. Әлеге картка үләр алдыннан шундый сорау биргәннәр: Нәрсә ул тормыш? Ул карт җавап биргән: “ Тормыш ул сикәлтәле юл. Кайвакыт анда алтын тәнкәләр дә очрап куя!”-дигән.
Дөрестән дә,нәрсә соң ул тормыш?
ТОРМЫШ – ул кешегә бары тик 1 генә тапкыр бирелә торган мизгел, илаһи бүләк.
Бүген – “Дөрес аягыңнан тору көне”. Изге җомга көннәрендә изгелекләр генә эшлик. Беркемнең дә гомере агымсулар кебек шома гына акмый, кайвакыт киртәләргә дә очрый. Ләкин һәрберебезнең тормышы үз кулында. Көннең һәр минутын файдалы итеп уздырып, изге гамәлләр белән баетыйк, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев