Азалакта административ бина төзи башладылар
Азалакта быел авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы салуны планлаштырулары хакында, җыенда чыгыш ясаганда, район башлыгы Фәрит Хөснуллин хәбәр иткән иде.
Эшләр дәүләт программасы нигезендә башкарылачак.
- Бүгенге көндә эшләр башланып китте. Төзелеш буласы урынны кардан ачтык, чистарттык. Фундаменты урыны казылды. Бу ялларда нигез ташы салуны планлаштырабыз, - дип хәбәр итте җирлек башлыгы Илгизәр Габделгазизов.
Альбина Сабирова язмасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев