САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Августта пенсияләр арта

Агымдагы елның августыннан Татарстанда 2023 елда эшләгән 125 меңнән артык пенсионер арттырылган пенсия алачак.

1 августта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2023 елда эшләгән пенсионерларның, гариза кабул итмичә генә, иминият пенсияләренә кабат исәпләү үткәрә. Үзгәрешләр, алар өчен узган елда эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләгән очракта,  картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның барысына да кагылачак.

Туендыручысын югалту сәбәпле, кешенең шәхси счетына түләүләр күчкән, әмма алар пенсия билгеләгәндә исәпкә алынмаган булсалар, алар да арттырылачак.

Пенсияләрнең арту күләме пенсионерның хезмәт хакына бәйле: ул никадәр югарырак булса, пенсия дә шулкадәр күбрәк артачак. Максималь артым өч пенсия коэффициентын тәшкил итә. Шәхси пенсия коэффициентының (ИПК) күпме тупланган булуын шәхси счет өземтәсеннән карарга була, ә аны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша соратып алырга мөмкин.

Август исәпләүләре, пенсияләрнең ел саен башкарыла торган планлы арттырулары кебек үк, автомат рәвештә исәпләнеләчәк. Шуның өчен пенсионерларга, яңа күләмдә түләүләр алу өчен, беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Татарстанлыларга август аенда пенсия арттырылган күләмдә стандарт график буенча күчереләчәк.

«2025 елдан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге барлык эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү эшен яңартачак. Алар өчен түләүләрнең артуы, узган елгы инфляцияне исәпкә алып, эшләмәүче пенсионерлар белән беррәттән гомуми нигезләрдә башкарылачак. Индексация, 2016-2024 елларда булган арттыруларны исәпкә алып, пенсия суммасына ясалачак. Бу – эшләүче пенсионерлар өчен пенсияләрне индексацияләү теркәлеп барылган, әмма түләнмәгән чор.

Мәсәлән, эшләүче пенсионерның пенсиясе 17,4 мең сум тәшкил итә, ди. Узган өч ел эчендә ясалмый калган индексацияләрне исәпкә алып, пенсия күләме 23,4 мең сум була. Бу – пенсионерның шәхси счетына беркетелгән иң югары күләм, һәм индексация нәкъ менә аның буенча саналачак. Ә арттыру пенсионер хәзер кулына ала торган 17,4 мең сумга билгеләнә. Пенсионер эшләүдән туктагач, аның индексацияләнгән пенсиясе моңа кадәр кушылмый калган өстәмәләре хисабына тагын арттырылачак», - дип билгеләп үтә Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

Пенсия билгеләүгә кагылышлы сораулар булган очракта 8 800 100 0001 телефон номеры аша (шалтырату бушлай) Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә һәм бүлекнең барлык клиент хезмәтләренә кабул итүгә язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев