САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәлил картлар йортында Өлкәннәр көне узды

Бүген поселокның картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр көне уңаеннан чара үткәрелде.

Биредә тәрбияләнүчеләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде. Җәлил поселогы башлыгы Рафыйк Кәримов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаровның ышанычлы вәкиле Илсөяр Миннеярова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, поселок ветераннары советы рәисе Әнисә Минһаҗева, интернат-йорт директоры Азалия Зарипова да өлкәннәргә сихәтлек, хөрмәтле гомер теләделәр. Чара Җәлил мәдәният сарае хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән концерт программасы белән бик күңелле үтте. Интернатта тәрбияләнүчеләр үзләре дә кушылып җырладылар, биеделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев