САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2018 елның алты аенда Үзбәкстаннан килгән 10 мең кеше Россия гражданлыгы алган

Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында 2,2 миллионнан артык Үзбәкстан гражданы миграция теркәлүе узарга куелган.

2018 елның беренче ярты елында 10 меңгә якын үзбәкстанлы Россия гражданлыгы алган. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән CA-NEWS хәбәр итә.

 

Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында 2,2 миллионнан артык Үзбәкстан гражданы миграция теркәлүе узуга куелган. Бу чорда Россиядә 1,1 миллионнан артык үзбәкстанлы хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнгән, 10 мең чамасы кеше мәгариф учреждениеләрендә укыган, 4 меңе илгә турист буларак килгәннәр.

  • Рәсми мәгълүматларга караганда,  2017 елда Үзбәкстаннан килүчеләр Россия гражданлыгын башка илләрдән килүчеләргә караганда ешрак алган һәм бу уңайдан беренче бишлеккә кергән. 2017 елда андый илләр исемлегендә Украина (85,1 мең кеше), Казахстан (40,7 мең), Таҗикстан (29 мең) һәм Әрмәнстан (25,1 мең) да бар.

 

Фото: aa.com.tr

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев