САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

142 килограммга ябыккан

Кытайда иң авыр гәүдәле кеше – Ван Хаонань 142 килограммга ябыккан. Моңа кадәр аның авырлыгы 334 килограмм булган!

20 яшьлек егет урындагы медицина университеты һәм дәваханәләр оештырган акциядә катнашкан. Июль аенда аңа һәм тагын ике җиңүчегә ашказанын кечерәйтү буенча операция эшләгәннәр. Аннан соң табиблар егеткә азыкны ныклап чәйнәргә, туклануны контрольдә тотарга, физик күнегүләрне арттырырга киңәш иткән.
12 февральдә Ван медицина тикшерүе үткән. Табиблар аның 142 килограммга ябыгуын, 2 сантиметрга үсүен, аяк үлчәменең дүрт үлчәмгә кечерәюен билгеләгән. Егетнең гомум сәламәтлек торышы да яхшырган. Моңа кадәр йөрәк, бавыр һәм үпкәләре белән проблемалары булган.

 

Реклама

https://kiziltan.ru

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X