САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

"Юл иминлеге кагыйдәләре иленә сәяхәт"

Республикада «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы тәмамланды. Ә балалар арасында юллардагы иминлек профилактикасын үткәрү эшләре дәвам итә.

Бүгенге көндә район мәктәпләрендә мәктәп яны лагерьлары эшли. 8 июнь көнне Сарман гимназиясендә «Юл эрудиты» дигән тематик викторина булып узды. Чарада барлыгы 24 бала катнашты. Алар 4 командага бүленеп «Зебра», «Светофорики», «Шустрики», «Зеленая волна» исемнәре астында көч сынаштылар. Конкурсантлар барлыгы 6 төрле сынау үттеләр. Юл иминлеге буенча сораулар, пазллар җыю, юл билгеләре ясау, автомульти конкурслары бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Ә иң кызыклысы командалар өй эше итеп юл иминлеге темасына иҗади чыгыш әзерләргә тиеш иде. Командалар төрле җырлар, биюләр әзерләгән иде. «Зебра» командасы аеруча тырышып темага туры килүче җыр белән барысын да шаккаттырдылар. Залда утыручы барлык җанатарлар аларга кушылып җырлап утырдылар. Беренчелекне дә жюри әгъзалары «Зебра» командасына бирделәр. Викторина катнашкан барлык балалар, һәм аеруча актив җанатарлар да истәлек бүләкләре алдылар.

9 июньдә дә Илексаз мәктәбе мәктәп яны лагерена йөрүчеләр өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре кино һәм мультфильмнар күрсәттеләр. «Авылда җәй» дигән кинофильм балаларга юлда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенча бик яхшы материал булды. Моннан тыш «Дозорные дорог» сериясеннән булган мультфильмнар пассажирларга үзләрен ничек тоту, юлны аркылы ничек дөрес итеп чыгарга, киемнәрдә яктырткыч элементлар булдыру турында кызыклы формада мәгълүмат бирделәр. Балалар белән болар турында әңгәмә үткәрелде, алар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм юлларда үзләрен тәртипле тотарга сүз бирделәр.

 

«ЮЛ ИМИНЛЕГЕ» дәүләт бюджет Учреждениясенең Сарман районы буенча профилактика бүлекчәсе җитәкчесе А.Р.Ситдикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев