"Тоннель" кагыйдә бозуларны кисәтә
Иминлек

"Тоннель" кагыйдә бозуларны кисәтә

25 апрельдә 17.00- 18.00 сәгатьләрдә Сарманның Куйбышев урамының 85 нче һәм Ленин урамының 6 нчы йортлары янында «Тоннель» профилактик чарасы узды.

Аның максаты исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләрне ачыклау иде. Профилактик чара барышында барлыгы 32 транспорт чарасы тикшерелде, 9 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Аларның 1 се - махсус балалар өчен утыргычтан башка транспорт чарасында балалар йөртүче, 1 се -  куркынычсызлык каешларын кулланмаучы, 2 се -  укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүче булды. Аларга һәм башка кагыйдә бозучыларга административ беркетмәләр төзелде.


Нет комментариев