САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарманда КАМАЗ йөртүчесе җәяүлене таптаткан

24-26 мартта район ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан профилактик рейдлар үткәрелде. Барлыгы 18 кагыйдә бозучыга административ беркетмәләр төзелде. 25 мартта исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче тоткарланды. Кагыйдә бозучылар арасында шулай ук 4 - тизлек режимын бозучы, 2 - төзек булмаган транспорт чарасы белән йөрүче, 7 укылмый торган дәүләт номерлары белән...

24-26 мартта район ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан профилактик рейдлар үткәрелде. Барлыгы 18 кагыйдә бозучыга административ беркетмәләр төзелде. 25 мартта исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче тоткарланды. Кагыйдә бозучылар арасында шулай ук 4 - тизлек режимын бозучы, 2 - төзек булмаган транспорт чарасы белән йөрүче, 7 укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүче бар иде.

Узган атнада 22 мартта Сарманда Профсоюзная урамында җәяүлене бәрдерү очрагы булды. Прицеплы КАМАЗны йөртүче, артка чиккәндә, 1982 елгы җәяүлене бәрдерә. Ул һәлакәт урыныннан качып китә, Зәй-Сарман юлының 20 километрында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Җәяүле авыр тән җәрәхәтләре белән Әлмәт шәһәре медсанчастена озатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев