САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарманда "Автоледи" бәйгесе үтте

Буген Сарманда район ЮХИДИ булекчәсе, Әлмәт территориаль идарәсенең Сарман районы буенча профилактика булекчәсе, «Ялкын» картинг клубы, район ДОСААФ берләшмәсе тарафыннан «Автоледи» бәйгесе уткәрелде. Бәйгедә барлыгы 9 гузәл зат катнашты. Андриянова Эльвира, Шакирова Гөлшат, Мөхлисуллина Лилия, Файзуллина Ләйсән, Илһаметдинова Наталья, Исламова Ләйлә, Мусина Румилә, Хазиева Резедэ, Ямалова Марселия машина йөрту осталыкларын,...

Буген Сарманда район ЮХИДИ булекчәсе, Әлмәт территориаль идарәсенең Сарман районы буенча профилактика булекчәсе, «Ялкын» картинг клубы, район ДОСААФ берләшмәсе тарафыннан «Автоледи» бәйгесе уткәрелде. Бәйгедә барлыгы 9 гузәл зат катнашты. Андриянова Эльвира, Шакирова Гөлшат, Мөхлисуллина Лилия, Файзуллина Ләйсән, Илһаметдинова Наталья, Исламова Ләйлә, Мусина Румилә, Хазиева Резедэ, Ямалова Марселия машина йөрту осталыкларын, юл кагыйдәләрен белудә осталыкларын сынап карадылар. Кызлар ике төрле ярышта катнаштылар. Беренчесе «Юл кагыйдәләре белгечләре» конкурсы иде. Конкурсантлар ДОССАФ булекчәсенең автоклассында «В» категорияле экзаменацион билетлар буенча экзамен бирделәр. Бу ярышта Андриянова Эльвирага тиңнэр булмады. Ул 3 мин.26 сек. эчендә билеттагы 20 сорауга да дөрес итеп жавап бирде. Дөрес җаваплар буенча Мусина Румилә икенче, Мөхлисуллина Лилия өченче урында булдылар.

Ярышның икенче өлеше Сарман аэропорты территориясендә узды. Конкурсантлар каршылыклар үтеп билгеләнгән маршрутны вакытка үтеп чыгарга тиеш иде. Бу ярышта иң яхшы курсәткечне Хазиева Резедэ курсэтте. Аннан кала , яхшы курсәткеч Шакирова Гөлшат һәм Файзуллина Ләйсәндә булды.

Нәтиҗәдэ Андриянова Эльвира беренче урын алып район автоледие исемен яулады. Икенче урынга Шакирова Гөлшат, өченчегә Мусина Румилә чыктылар .

Район «Ялкын» картинг-клубында шөгыльләнүче картингчы егетләр чыгышы бәйгене тагын да тулыландырып жибәрде. Ярышта катнашучы кызлар да карт машиналарын йөртеп карадылар.

Соңыннан нәтиҗэ ясалгач, барлык катнашучыларга да истәлек буләкләре тапшырылды. Район ЮХИДИ булеге инспекторы Сафин Рәмис кызларга имин юллар, юл кагыйдәләре өлкәсендә белемнәрен, автотранспорт йөрту осталыкларын ныгытуны теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев