САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда юл иминлеген тәэмин итү атналыгы бара

Районда юл иминлеген тәэмин итү атналыгы бара. Бу чараның көзге айларда үткәрелеве очраклы түгел. Чөнки хәзер тиз караңгы төшә. Караңгы вакытта күз күреме начарлана. Сутканың караңгы вакытларында аеруча игътибарлы булу кирәк, чөнки каршыга яктыртып килүче машинаның яктырткычлары күзләрне чагылдыра, һәм гадәттә караңгы төстәге кием кигән, юлны аркылы чыгып баручы, яки...

Районда юл иминлеген тәэмин итү атналыгы бара. Бу чараның көзге айларда үткәрелеве очраклы түгел. Чөнки хәзер тиз караңгы төшә. Караңгы вакытта күз күреме начарлана. Сутканың караңгы вакытларында аеруча игътибарлы булу кирәк, чөнки каршыга яктыртып килүче машинаның яктырткычлары күзләрне чагылдыра, һәм гадәттә караңгы төстәге кием кигән, юлны аркылы чыгып баручы, яки юл кырыннан баручы җәяүлеләр юлда күренмиләр. Атналык кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре белем бирү оешмаларында балалар һәм педагоглар белән очрашып киемнәрдә яктырткыч элементлар куллануның мөхимлеге турында әңгәмәләр алып баралар.

28 сентябрь көнне районның 3 мәктәбендә җәяүлеләр куркынычсызлыгы темасына багышланган тематик чаралар үтте.

Сарман гимназиясе һәм Җәлил бистәсенең 1 мәктәбендә 1 классларны танатаналы рәвештә җәяулеләр сафына алдылар. Кечкенәләр район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре алдында юлларны дөрес итеп чыгарга, юлда уйнап йөрмәскә, тротуардан гына йөрергә ант иттеләр. Ике мәктәпнең дә яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары юл кагыйдәләрен белү турында агитацион чыгышлар ясадылар, балаларны юлда тәртипле булырга чакырдылар. Җәлилнең 1 мәктәбендә балалар игътибарына театраль инсценировка да әзерләп курсәттеләр. Балаларның игътибары сәхнәдә булды, аннан соң узләре дә шигырьләр сойләделәр, табышмакларга җавап бирделәр. Тантаналы ант биргәч барлык балаларга да яктырткыч фликерлар һәм информацион буклетлар таратылды. Балалар үзлэрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.

Илексаз мәктәбә шулай ук атналык кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләрен балалар белән очрашуга чакырды. Аларга район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Мифтахов Айдар юлларда узеңне ничек куркынычсыз тоту турында аңлатып сөйлэде, яктырткыч элементлар куллануның мөхимлеген ассызыклады. Балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Бу чара бер атналык кына. Ләкин ул бетсә дә без бу темага игътибарны киметергә тиеш түгел. Мәктәптә укытучылар, өйдә әти-әниләр моның турында һәрдаим искәртеп торсак нәтиҗәсе булмый калмас.

Ситдикова А.Р.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев