САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда "Язгы каникуллар" дигән профилактик чара үтә

17 марттан 31 мартка кадәр Татарстан Республикасы территориясендә «Язгы каникуллар» исеме астында профилактик чара үткәрелә. Бу вакыт эчендә юл-патруль хезмәте нарядлары балаларны транспорт чараларында йөртү тәртибен бозучыларны һәм җәяүлеләргә юл бирмәү очракларын ачыклау буенча эш алып барачаклар. Яшь кагыйдә бозучылар да игътибар үзәгеннән читтә калмыйлар. Кагыйдә бозу очраклары юл инспекторлары...

17 марттан 31 мартка кадәр Татарстан Республикасы территориясендә «Язгы каникуллар» исеме астында профилактик чара үткәрелә. Бу вакыт эчендә юл-патруль хезмәте нарядлары балаларны транспорт чараларында йөртү тәртибен бозучыларны һәм җәяүлеләргә юл бирмәү очракларын ачыклау буенча эш алып барачаклар.

Яшь кагыйдә бозучылар да игътибар үзәгеннән читтә калмыйлар. Кагыйдә бозу очраклары юл инспекторлары тарафыннан кисәтеләчәк, кагыйдә бозу турындагы мәгълүматлар уку урыннарына җибәреләчәк. Каникуллар башланыр алдыннан район мәктәпләрендә балалар белән сөйләшүләр үткәрелде. Сарманда һәм Җәлил поселогында Казаннан килгән «Клаксон» театры юл йөрү кагыйдәләре буенча «Веснушка һәм Ирисканың күңелле маҗаралары» исемле театральләштерелгән тамаша күрсәтте.

Автотранспорт йөртүчеләр 12 яшькә кадәрле балаларны бары тик аның авырлыгына һәм буена туры килүче махсус балалар утыргычларында йөртергә кирәк икәнлекне исләреннән чыгармасыннар иде, ә 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешлары эләктереп йөрсеннәр иде.

Торак пунктлардан тыш юлларда тәүлекнең караңгы вакытында һәм начар күз күреме шартларында җәяүлеләр үз киемнәрендә махсус яктырткыч элементлар булдырырга һәм аларны автотранспорт йөртүчеләргә күренерлек итеп йөрергә тиешләр. Юлны бары тик махсус билгеләнгән урыннардан гына чыгарга кирәк.

Алсу Ситдыйкова, юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район филиалы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев