Иминлек

Районда үткән рейд нәтиҗәләре билгеле

ЮХИДИ хезмәткәрләре кагыйдә бозучыларны ачыклау эшләрен дәвам итәләр.

 10, 11, 12 июнь көннәрендә кичке һәм төнге вакытларда район территориясендә 3 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче тоткарланды. Ә 12 июньдә ачыкланган исерек йөртүче 2000 елгы кыз әле автотранспорт йөртү таныклыгын 2 ай элек кенә алган булган. Барлыгы рейдлар барышында 10 кагыйдә бозучы административ җаваплылыкка тартылды. Алар арасында 3 куркынычсызлык каешлары кулланмаучы, 2 – ОСАГО иминият полисыннан башка йөрүче, 1 – махсус балалар өчен утыргычтан башка транспорт салонында бала йөртүче бар иде.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе.


Нет комментариев