САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Район шоферлары тахограф кулланырга тиеш

Россия транпорт министрлыгы приказы нигезендә транспорт чараларын тахографлар белән җиһазлау тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Россиядә йөк ташучы транспорт чараларын тахографлар белән җиһазлау 2016 елның 1 июлендә төгәлләнергә тиеш иде. Шушы көннән Россия Федерациясе территориясендә пассажирлар һәм йөк ташучы транспорт чаралары Россия транспорт министрлыгы приказы таләпләре нигезендә тахографлар белән җиһазланган булырга тиеш....

Россия транпорт министрлыгы приказы нигезендә транспорт чараларын тахографлар белән җиһазлау тәртибенә үзгәрешләр кертелде.

Россиядә йөк ташучы транспорт чараларын тахографлар белән җиһазлау 2016 елның 1 июлендә төгәлләнергә тиеш иде. Шушы көннән Россия Федерациясе территориясендә пассажирлар һәм йөк ташучы транспорт чаралары Россия транспорт министрлыгы приказы таләпләре нигезендә тахографлар белән җиһазланган булырга тиеш.

Яңа үзгәрешләр нигезендә машина йөртү таныклыгы алу өчен машина йөртергә өйрәтү һәм имтихан бирүдә кулланылучы (пассажирлар һәм йөк ташу өчен кулланмау шарты белән), дәүләт стандартлары һәм тармак документлары нигезендә юл сынаулары үтүче, махсуслаштырылган (сөт, терлек, кошлар, йомырка, тере балык, ашлама ташучы һәм кертүче машиналар), N2, N3 категорияле авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр тарафыннан хуҗалык эчендә йөк ташучы (транспорт чарасы теркәлгән районда һәм чиктәш районнар эчендә йөк ташу өчен кулланыла торган), махсус транспорт чараларын тахографлар белән җиһазламау мөмкинлеге каралган. Шул ук вакытта әлеге чыгармалар кран-манипулятор белән җиһазланган транспорт чараларына карамый башлады.Конец формы

Фәнис Әхәтов, район ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән дәүләт инспекторы.

tahograff.ru сайтыннан фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев