САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Матбугат үзәгендә булачак журналистлар кунакта булдылар

Сарман урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары бүген матбугат үзәгендә кунакта булдылар. Алар газетаның ничек ясалуы, мәкаләләр язар өчен нәрсә кирәклеге, кайда бастырылуы белән кызыксындылар.

Класс җитәкчеләре Гөлназ Рафис кызы Гатина белән үзләренең дә газета чыгарып карарга теләкләре тууын әйттеләр, мәкаләләр язып, редакциягә алып килергә вәгъдә бирделәр.
Элекке елларда мәктәпләрдә “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәкләре эшли иде. Аңа йөргән укучыларның күп кенә язмалары, шигырьләре газетабыз битләрендә бастырылып килде. Без мәктәпләрне активрак булырга чакырабыз һәм матур язмалар көтәбез.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев