САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Кәүҗияк мәктәбе яшь юл хәрәкәте инспекторлары рейдка чыктылар

Бүген район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары Кәүҗияк мәктәбе яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән берлектә профилактик рейд үткәрделәр. Ул Дүртенче Глобаль юл иминлеге атналыгы кысаларында узды. Аның девизы - «Тормышыңны саклап кал! Тизлекне кимет» - «Сохрани жизнь! Сбавь скорость». Статистика саннарыннан күренгәнчә, һәр икенче автотранспорт йөртүче тизлек режимын сакламый, ә һәр өченче...

Бүген район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары Кәүҗияк мәктәбе яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән берлектә профилактик рейд үткәрделәр. Ул Дүртенче Глобаль юл иминлеге атналыгы кысаларында узды. Аның девизы - «Тормышыңны саклап кал! Тизлекне кимет» - «Сохрани жизнь! Сбавь скорость». Статистика саннарыннан күренгәнчә, һәр икенче автотранспорт йөртүче тизлек режимын сакламый, ә һәр өченче авария шушы сәбәп аркасында килеп чыга. Бу проблеманы хәл итү күптөрле факторларга бәйле: кирәкле законнарны кабул итү, аларның эшләвен тәэмин итү, куркынычсыз юл инфраструктурасы булдыру һәм башкалар.

Кәүҗияк мәктәбе яшь юл хәрәкәте инспекторлары, тематик плакатлар тотып, авыл урамында кизү тордылар. Автотранспорт йөртүчеләрне туктатып, алар белән тизлек режимын саклау турында әңгәмә кордылар, мәгълүмати буклетлар тапшырдылар.

Алсу Ситдыйкова, "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең Әлмәт территориаль идарәсенең Сарман районы профиль бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев