САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Исерек машина йөртүчеләр аркасында районда 4 авария булган

23-25 июнь көннәрендә кичке якта булган комплекслы профилактик чаралар барышында ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан барлыгы 19 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. 25 июньдә кичке якта спиртлы эчемлекләр кулланып, транспорт чарасы белән идарә итүче хатын-кыз тоткарланды. Куркынычсызлык каешларын кулланмаучы - 7, балалар өчен махсу утыргычтан башка транспорт салонында балалар йөртүче - 2, иминият...

23-25 июнь көннәрендә кичке якта булган комплекслы профилактик чаралар барышында ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан барлыгы 19 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. 25 июньдә кичке якта спиртлы эчемлекләр кулланып, транспорт чарасы белән идарә итүче хатын-кыз тоткарланды. Куркынычсызлык каешларын кулланмаучы - 7, балалар өчен махсу утыргычтан башка транспорт салонында балалар йөртүче - 2, иминият полисыннан башка йөрүче - 1, машина тәрәзәсе чамадан тыш караңгылатылган 1 кагыйдә бозучыга административ беркетмәләр төзелде. Исегезгә төшереп китәбез: исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү аркасында быел район территориясендә 4 юл-транспорт һәлакәте булды. Барлык юл хәрәкәтендә катнашучылардан да юлларда игътибарлы һәм уяу булу сорала. Исерек килеш транспорт чарасы йөртү очрагы шаһиты булсагыз, район полиция бүлекчәсенә 2-47-30 телефоны буенча шалтыратып әйтүегез сорала.

Район ЮХИДИ булекчэсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев