САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Исбатланган:күзлек киюче кешеләр күзе яхшы күрүчеләрдән акыллырак

Күзләрнең начаррак күрүе интеллектның югарырак булуы белән бәйле булуы мөмкин.

Мондый нәтиҗәгә Эдинбург университеты галимнәре килгән. Алар 300 меңнән артык кешенең генетик мәгълүматларын тикшергән. Нәтиҗәләрне  Nature Communications журналында бастырып чыгарганнар.
Галимнәр шундый закончалыкка игътибар иткән: тикшерүдә катнашучыларның иң акыллыларында күзлек кияргә кирәклекне күрсәтүче геннар булу ихтималы зуррак икән.
Галимнәр шулай ук югары интеллект һәм озын гомерлелек, үпкә рагы белән чирләү куркынычы азрак булу, психиканың ныграк булуын һәм кан тамырларының сәламәтрәк булуының бер-берсенә бәйләнгәнлеген ачыклаган.
Элегрәк булган тикшерүләр күрсәткәнчә, күзлек киюче кешеләр башкалар тарафыннан акыллырак, ышанычлырак, тырыш һәм намуслырак буларак кабул ителә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X