САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Электрон больничный аласыгыз килсә

Яңа коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Хөкүмәте “Карантин очрагында хезмәткә яраксызлык кәгазьләрен рәсмиләштерү, вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие билгеләү һәм түләүнең вакытлыча кагыйдәләрен раслау турында”гы 294 санлы (18.03.2020) Карарны кабул итте.

Кагыйдәләр 20 марттан 2020 елның 1 июленә кадәр гамәлдә булачак. Алар Россия Федерациясе территориясенә яңа коронавирус инфекциясе теркәлгән илләрдән кайтучы иминиятләнгән затларга, шулай ук алар белән бергә яшәүче иминиятләнгән кешеләргә кагыла. Ягъни хезмәткә яраксызлык кәгазен хезмәткәр үзе генә түгел, алар белән бергә яшәүче эшләүче гаилә әгъзалары да алырга хокуклы. Хезмәткә яраксызлык кәгазен алучыларның башка категорияләренә әлеге кагыйдәләр кагылмый.
Пособие билгеләү һәм түләү Россия Социаль иминият фонды системасында урнаштырылган электрон рәвештәге хезмәткә яраксызлык кәгазе нигезендә башкарыла.
Тагын бер кат искәртәбез: бу кагыйдәләр электрон хезмәткә яраксызлык кәгазьләренә кагыла. Аларны электрон хезмәткә яраксызлык кәгазьләрен үзәкләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерү һәм дистанцион рәвештә бирү вәкаләтенә ия булган медицина оешмасыннан алырга мөмкин. Мондый оешма – Казан шәһәренең 18 поликлиникасы.
Электрон хезмәткә яраксызлык кәгазен алу тәртипләре нинди соң? Бу хакта тулырак мәгълүмат – sarman-rt.ru сайтында. Шулай ук мәшгульлек үзәгенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев