САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Бүген Сарманда яңа йорт файдалануга тапшырылды

Бүген район үзәгендә 18 фатирлы яңа күпкатлы йорт файдалануга тапшырылды.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, Дәүләт Советы депутатлары Марат Галеев, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры М.Зарипов, “Челтәр компаниясе” генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнаштылар.
Фатир алучыларның шатлыгын иң элек район башлыгы Фәрит Хөснуллин уртаклашты, яңа йорттан фатир алучыларга бәхет, куанычлы тормыш теләде. Соңыннан сүз Марат Готыф улына бирелде.
- Йортлы, фатирлы булу – гомер эченә бер генә тапкыр була торган күңелле вакыйга. Алган фатирларыгыз җылы булсын, аларда бәхетле, куанычлы гомер кичерегез, - диде ул.

Йортны төзүдә хезмәт куючыларга район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.
Фатир алучылар исеменнән Айгөл Минһаҗева чыгыш ясады һәм фатирлы булу, фатир алу мөмкинлеге тудырган өчен Татарстан Республикасы, республика Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Район башлыгына шулай ук символик ачкыч тапшырылды. Кызыл тасманы кисү хокукы Марат Әхмәтовка, Җәүдәт Салиховка һәм Фәрит Хөснуллинга бирелде.
Соңыннан кунаклар Илнур һәм Айгөл Минһаҗевларның фатирында булдылар. Әлбәттә, кунаклар, яңа өйне котлап, мул бүләкләр белән килгәннәр иде.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев