САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

45 МИНУТ ҺӘМ ЯҢАДАН ТУГАН КЕБЕК!

Әлеге гап-гади эшләрне эшләр өчен көненә нибары 45 минут вакыт кирәк. Әмма аларны үтәгәгәч, яңа сулыш ачылганын тоярсың.

1.Җәяү йөрибез/20 минут

Кызу адымнар белән саф һавада  20 минут тирәсе җәяү йөрү кәефне күтәрүдә тыш, йөрәк эшчәнлеген дә яхшырта! Шул ук вакытта организмны чыныктыру өчен дә менә дигән чара булып тора. Сүз уңаеннан, “йөрү” спорты белән шөгыльләнү өчен безгә нибары газиз аякларыбыз гына кирәк.

2.Күзләребезнең сәламәтлеген кайгыртабыз/5 минут

Компьютерда эшләү, айфонга булган мәхәббәт – болар барысы да – күз күременең начараюына илтә. Шуңа күрә махсус күнегүләр ясарга онытмыйбыз.

3.Коры щетка белән массаж ясыйбыз/3 минут

Бу гап-гади ысул ярдәмендә тән тиресен тонуста тотарга, кимчелекләрне бетерергә, кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итә.

4.Баскычтан җәяү менәбез/3 минут

5.Якыннарга шалтратабыз/7 минут

Көненә нибары 5-7 минутны якыннарыңны үзеңнең тавышың белән сөендерүгә багышласагыз, аларның да сезнең дә кәефегез күтәренке булыр. Моның өчен иң кулай вакыт- төшке аш вакыты яисә эштән, укудан өйгә катканда да шалтратырга була.

6.Укудан яки эштән соң тартылып алабыз/ 5 минут.

Спорт белән шөгыльләнергә вакыт җитеп бетмәсә, сузылып-тартылып алу ярдәмгә килер. Шпагат, төрле якларга тартылу – һәм син яңа туган сабый кебек! 

7.Сулыш өчен күнегүләр ясыйбыз/ 2 минут

Тыгыз көннең нәкъ уртасында яки өйгә кайткач әлеге күнегүне ясау тынычланырга ярдәм итә.

 

Чыганак: http://yalkyn.com/

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев