Үзем тапкан мал түгел, әнинеке җәл түгел

Рәсимә ялгыз канат тормыш алып барудан, акча җиткерә алмаудан тәмам арыды, алҗыды. Еллар үткән, баласы үскән саен чыгымнар да артты. Берничә эштә эшләсә дә, баласының таләпләре артыннан җитешә алмады ул. Өйләнәм диюгә, зурдан кубып, туен ясады. Инде ике ел булды, әле һаман туйга алган кредитын түләп бетерә алганы юк. Тиздән...

Рәсимә ялгыз канат тормыш алып барудан, акча җиткерә алмаудан тәмам арыды, алҗыды. Еллар үткән, баласы үскән саен чыгымнар да артты. Берничә эштә эшләсә дә, баласының таләпләре артыннан җитешә алмады ул. Өйләнәм диюгә, зурдан кубып, туен ясады. Инде ике ел булды, әле һаман туйга алган кредитын түләп бетерә алганы юк. Тиздән оныгын да бакчага бирер вакыт җитә. Килен дә эшкә кермәкче була. Аңа кадәр өс-башны карарга кирәк, бер киемем дә ярамый дигән булып, көн дә улын талкыды. Улы инде, гадәттәгечә, әнисенең колак итен ашады. Ниләр кирәген саный башлагач, буй җитмәслек бәя килеп чыкты. Берьюлы ул кадәр акчаны каян алмак кирәк - Рәсимәгә тагын кредит рәсмиләштерергә туры килде... Мең төрле сорау миен бораулады. Бу кадәр кредитны түләп бетерергә мөмкинлек бирердәй тагын нинди эш табарга? Смена алышканда ике шоферның сөйләшеп торганын ишетте: берсенең туганы чит илдән шактый акча эшләп кайткан, тагын шунда китәргә җыена икән. Хәбәр Рәсимәгә һич кенә дә тынгылык бирмәде. Аның да чит илгә барып акча эшлисе килде... Италиянең кечкенә генә бер шәһәренә килеп җиткәндә көн уртасы якынлашкан иде инде. Рәсимәгә эш табылды: 105 яшьлек әбине карарга. Монда рәхәт. Фатир өчен генә түгел, хәтта ашаган өчен дә түлисе юк. Акча тотылмагач, хезмәт хакы да җыела. Рәсимә кредит түләргә дигән акчасын улына салып торды. Акчаны банкка улы кертергә тиеш иде. Берьюлы шул кадәр акча килеп төшүгә улы белән киленнең күзләре кызды, ярар, киләсе айда кертербез әле дип, Рәсимә салган акчаны тиенен тиенгә калдырмый туздырып та бетерделәр. Бу хәл айдан айга кабатланып торды...

Язманы тулысынча "Сарман" газетасының 23 ноябрь санында укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 28 июнь 2022 - 08:55
    Кәүҗияктә Раиф абыйның юбилеен бәйрәм иттеләр
  • 22 июнь 2022 - 15:39
    Хәтер көне балалар өчен дә кирәк
  • Район егетләрен армиягә озаттылар
  • Крестьян-фермер хуҗалыклары басулары бәя алды
  • Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Сарманлылар Сары тауны гөрләттеләр
  • Сарман сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыларны иҗат кичәсенә җыйдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар
  • Космонавтика көне белән бәйле хатирәләрегез юкмы, дуслар?