САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

“Шифа” шифалы булды

Быел да анда 80гә якын малай һәм 80нән артык кыз ял итте. Лагерь күңелле мизгелләргә бай булды. Малайлар Мөслимгә бассейнга бардылар, Сарман картинг-клубында картларда йөрделәр, Рангазар мәктәбе кырында урнашкан күлдә катамаранда, көймәдә йөзделәр, мәктәп ишегалдында футбол, волейбол һәм башка уеннар уйнадылар. Кызлар исә Әлмәт шәһәренә аттракционга бардылар. Алар өчен кул...

Быел да анда 80гә якын малай һәм 80нән артык кыз ял итте.
Лагерь күңелле мизгелләргә бай булды. Малайлар Мөслимгә бассейнга бардылар, Сарман картинг-клубында картларда йөрделәр, Рангазар мәктәбе кырында урнашкан күлдә катамаранда, көймәдә йөзделәр, мәктәп ишегалдында футбол, волейбол һәм башка уеннар уйнадылар. Кызлар исә Әлмәт шәһәренә аттракционга бардылар. Алар өчен кул эшләре түгәрәкләре оештырылды: сәйләннән, тозлы камырдан әйберләр ясадылар, оригами түгәрәгенә йөрделәр. Матур көннәрнең берсендә Сабантуй бәйрәменә охшаш Шифатуй үткәрелде. Ял итүчеләр аркан тарттылар, чүлмәк ваттылар, кул көрәштерделәр, җепләргә эленгән бүләкләрне кистеләр.
Дәресләргә килгәндә, балалар динебезнең нигезләре булган иман, намаз уку тәртибе, пәйгамбәребез тарихы, әдәп дәресләрен өйрәнделәр. Ике лагерьда да Түбән Камадан, Яр Чаллыдан, Әлмәттән хәзрәтләр, абыстайлар килеп, вәгазьләр сөйләделәр, үгет-нәсыйхәтләр җиткерделәр. Шулай ук сәләмәтлек почмагы оештырылды. Анда балалар, финик җимешенең, мисвәк агачының, зәм-зәм суының, кара тмин орлыгының, уразаның файдаларын аңлатып, үз куллары белән плакатлар ясадылар.
Ахырда лагерь дәверендә җыелган балларга төрле тәмле әйберләр, китаплар, дисклар, ислемайлар алып була торган ярминкә оештырылды. Аны балалар һәр елны көтеп алалар, "сатучы"лар товарларын мактыйлар, ә балалар, сатулаша-сатулаша, балларына әйберләр алалар. Ябылу тантанасы алдыннан балалар саубуллашу учагы янында утырдылар. Анда вожатый абыйлары соңгы нәсыйхәтләрен, теләкләрен әйттеләр. Балалар да абыйларына, тәмле ашаткан пешекче апаларына рәхмәтләрен белдерделәр. Ә кызлар апалары белән саубуллашу кичендә учак янында мөнәҗәтләр әйтеп утырдылар.
Соңгы көнне ябылу тантанасында һәр балага истәлекле бүләкләр һәм мәктәп өчен кирәк-яраклар тапшырылды. Укуда, әдәплелектә, спортта өстен булган һәм Коръән уку, азан әйтү конкурсларында җиңгән балаларга махсус әзерләнгән бүләкләр бирелде. Балалар лагерьда тәннәренә дә, күңелләренә дә шифа тапкан булсалар иде, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев