САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Сарманның "Җәмигъ" мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте

Аллага шөкер, изге Рамазан аен башлап җибәрү насыйп булды. Мәчетләргә йөрү, Аллаһның рәхмәте белән Коръәнне тыңлау, ифтар - авыз ачу мәҗлесләрендә булу, бергәләшеп тәравих намазларын уку - шөкер кылу өчен матур сәбәпләр. Кичә туганнарым "Җәмигъ" мәчетенә ифтар мәҗлесенә чакырдылар. Кояш баеп, азан тавышлары яңгырагач, хөрмә белән су кабып авыз ачканнан...

Аллага шөкер, изге Рамазан аен башлап җибәрү насыйп булды. Мәчетләргә йөрү, Аллаһның рәхмәте белән Коръәнне тыңлау, ифтар - авыз ачу мәҗлесләрендә булу, бергәләшеп тәравих намазларын уку - шөкер кылу өчен матур сәбәпләр. Кичә туганнарым "Җәмигъ" мәчетенә ифтар мәҗлесенә чакырдылар. Кояш баеп, азан тавышлары яңгырагач, хөрмә белән су кабып авыз ачканнан соң, ахшам намазы укылды. Өлкәнрәк апалар белән беррәттән яшьләрнең, балаларның намазга басуын күрү сөендерде. Аннан сый-нигъмәтләр тулы өстәлдә сыйланып алдык. Пәйгамбәребез (с.г.в) бер хәдисендә: "Кем дә кем ураза тотучыларга ифтар мәҗлесе үткәрә, ул ризыкландырган һәммә кешенең ураза савабы авыз ачтырган кешегә дә языла", диелгән. Аллаһының мең рәхмәте яусын. Аллага шөкер, район үзәгендә, авылларда көн саен ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Рамазан ае - кешегә үзен Аллаһы Тәгаләнең колы икәнлеген, югары күркәм сыйфатлар белән яратылган олы бер зат икәнлеген аңларга ярдәм итә торган изгелек чарасы. Бу айда һәрбер кешенең күңел торышы изгелеккә омтыла. Бәндәнең барлык уй-фикере, күңеле Аллаһының нурын кабул итәргә әзер була. Кешегә дөнья һәм ахирәт газапларыннан котылырга мөмкинлек ачыла. Аллаһы Тәгалә Рамазан аен мөбарәк кылсын. Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев