САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Сарман мәчетләрендә укулар башланды

"Тәүфыйк" мәчете Хатын-кызлар: сишәмбе һәм пәнҗешәмбе сәгать 17.00 - 19.00га. Ир-атлар: чәршәмбе сәгать 18.00 - 19.00га. "Җәмигъ" мәчете Хатын-кызлар: дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе сәгать 18.00 - 19.00га. Ир-атлар: дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе сәгать 17.00 - 19.00га. Гыйлемнең фазыйләтләре. Коръәннән: 1. Аллаһ гыйлем ияләрен фәрештәләр белән бер дәрәҗәдә искә алды: « Аллаһ, Аның...

"Тәүфыйк" мәчете

Хатын-кызлар: сишәмбе һәм пәнҗешәмбе сәгать 17.00 - 19.00га.

Ир-атлар: чәршәмбе сәгать 18.00 - 19.00га.

"Җәмигъ" мәчете

Хатын-кызлар: дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе сәгать 18.00 - 19.00га.

Ир-атлар: дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе сәгать 17.00 - 19.00га.

Гыйлемнең фазыйләтләре.

Коръәннән:

1. Аллаһ гыйлем ияләрен фәрештәләр белән бер дәрәҗәдә искә алды: « Аллаһ, Аның фәрештәләре һәм гыйлем ияләре, Аннан башка иләһ юклыкка, Аның гаделлек кылуына шәһәдәт китерәләр.» ӘлГимран 18.

Күрәбез, Аллаһ Тәгалә беренче булып Үзен, аннан соң фәрештәләрен һәм гыйлем ияләрен искә алып, аларның олугъ дәрәҗәләрен белдертте.

2. Гыйлем - кешене башкалар каршында дәрәҗәле итә. «Әйт: Белүчеләр белән белмәүчеләр чагыша алалармы?» Зүмәра 9.

«Аллаһ, арагыздан иман китерүчеләрне һәм гыйлем ияләрен дәрәҗәләргә күтәрә.» Мүҗәдәлә 11.

3. Гыйлем - тәкъвалыкның нигезе. «Дөреслектә, Аллаһның бәндәләреннән чын курку белән гыйлем ияләре генә курка.» Фәтыйр 28.

Хәдисләрдән:

1. Кем гыйлем эзләп бер юлга чыкса, Аллаһ аның җәннәткә булган юлын җиңеләйтә. Кайчан кешеләр Аллаһның йортларына җыелышып, Аллаһның китабын укыйлар, бер-берсенә өйрәтәләр, аларның өсләренә тынычлык иңә, аларны рәхмәт каплап ала, фәрештәләр әйләндереп алалар. Аллаһ ул бәндәләрен Үз хозурында булучылар каршында мактап искә ала.» Мүслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев