САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Әнкәем, гафу ит!

"Газиз улым сәбәпсезгә эчә башлагач, нәсыйхәт әйтергә курыктык. Әйтсәң, тиз кызып китә иде. Абыйсы яшьтән фаҗигале рәвештә үлде. Шуңа күрә бу улыбызны җил дә тидермичә, авырлык күрсәтми үстердек. Ләкин аның язмышы тагын да фаҗигалерәк булды. Эчә торгач, үзенә кул салды. Шифаханәгә барып җитә алмадык, вафат булды. Аның соңгы сүзләре түбәндәгеләр...

"Газиз улым сәбәпсезгә эчә башлагач, нәсыйхәт әйтергә курыктык. Әйтсәң, тиз кызып китә иде. Абыйсы яшьтән фаҗигале рәвештә үлде. Шуңа күрә бу улыбызны җил дә тидермичә, авырлык күрсәтми үстердек. Ләкин аның язмышы тагын да фаҗигалерәк булды. Эчә торгач, үзенә кул салды. Шифаханәгә барып җитә алмадык, вафат булды. Аның соңгы сүзләре түбәндәгеләр булды: "Әнкәем, ялгыштым... Үләсем килми... Әнкәем, гафу ит!" Төннәрдә дә колагымда шул сүзләр яңгырый кебек. Башкалар бу хатаны эшләмәсеннәр иде. Тик сезгә соравым бар. Ни өчен минем балам адашты? Нигә ул аерылышканда гына яшәү теләге турында әйтте? Р. Ә."

Бүгенге көндә үз-үзләрен үтерүчеләр турында еш ишетергә туры килә. Шунсы бик тә кызганыч, Аллаһы Тәгалә биргән гомерне, бүләкне кеше үз куллары, үз ихтыяры белән кисеп ташлый. Статистикага караганда, җир шарында һәр 40 секунд саен кем дә булса үз-үзен үтерә. Ел буена үз-үзләренә кул салучыларның саны якынча бер миллион дип теркәлгән. 15-19 яшьлек яшүсмерләр арасында кул салучылар саны буенча Рәсәй Европада беренче урынны алып тора. Кешене бу адымга нәрсә этәрә соң?
Аллаһы Тәгалә әйтә: "Барлыкка китердем Мин җеннәрне һәм кешеләрне бары тик Миңа гына гыйбадәт кылсыннар өчен." ("Зәрият" сүрәсе, 56 нчы аять) Дөреслектә Аллаһ каршында һәрбер адәм баласы тигез һәм бөтенесе дә, телиләрме, теләмиләрме, Аллаһның билгеләп куйган кануннарына буйсыналар. Шушы кануннарның җыелмасы буларак, изге Коръән тора. Әгәр адәм баласы Коръәнне яшәү инструкциясе буларак кулланса һәм бу дөньяда яшәүнең мәгънәсен аңласа, ул үз-үзенә кул салмас иде, ә, бәлкем, аңа килгән авырлыкларны ул Аллаһтан булган сынау диеп карап, сабыр итеп уздырып җибәреп, үз-үзенә кул салмыйча, авырлыктан чыгу юлын табар иде. Мәсәлән, бер-берсен күгәрчендәй яратышкан күп яшь парлар, ниндидер сәбәпләр белән аерылышуга дучар булгач, аларның берсе яки икесе дә аерылышу авырлыгын күтәрә алмый, үз-үзенә кул сала. Әмма бу парларның кавыша алмауларының сәбәбен бары тик Аллаһ кына белүче. Чөнки адәм баласы һәрвакыт үзе теләгән әйберсенә омтыла. Шушы әйберсен ул аның өчен иң яхшы, иң хәерле булачак, аңа бәхет китерәчәк дип уйлый. Ә бит алга таба нәрсә булачагын ул каян белсен. Моның турында Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: "Үзегез өчен файдалы нәрсә сезгә яман күренде һәм үзегез өчен зарарлы булган нәрсәләр сөекле булып күренде. Сезгә нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы икәнлекне Аллаһ белә, әмма сез белмисез". ("Бәкара" сүрәсе, 216 нчы аять)

"Яшисем килә!"
Хәзерге вакытларда бик күп кешеләрнең асылынып үлү очраклары күзәтелә. Үзенә-үзе кул салган кеше турында ишетсәм, бер дустым искә төшә. Аның да, минем дә яңа гына өйләнешкән вакытларыбыз. Иптәшемнең хатыны район үзәгеннән килгән укытучы иде. Араларыннан шайтан үткәндер, күрәсең. Әллә ул сүз күтәрмәгән, әллә хатыны ялгыш берәр авыр сүз әйткән, анысы билгесез. Хатынына үч итеп, үзенә-үзе мылтыктан атты.
Ул вакытта машиналар аз иде. Кыш көне булганга, авыл советы айгырын алып, дустымны чанага салып, хастаханәгә чаптык. Ләкин юлда ул вафат булды. Үзенә кул салырга уйлаган кешеләргә яшьлек иптәшемнең соңгы сүзләрен әйтәсем килә: "Яшисе килә, яшисе килә!.."

"Кеше үлгәндә
генә хатасын
аңлар"
Ни өчен кеше үз-үзенә кул сала? Бу сорауга без дөрес җавап тапсак, фаҗигаләрне кисәтеп калыр идек. Ләкин әлеге сорау мәңге ачык кала. Шул хакта Ислам шәригатенә таянып аңлатасым килә. Аллаһы Тәгалә кешеләрне туганчы ук, Адәм г.с. аркасында күзәнәк хәлендә булганда ук, җанландырып, иман кабул иттерде. ("Әл-Әграф" сүрәсе, 172 нче аять) Шуңа күрә бөтен кешеләр дә бу дөньяда иманда, Аллаһының табигатендә туа. ("Рум" сүрәсе, 30 нчы аять). Ләкин дөя үз баласын тамга салып бозган кебек, дөнья, җәмәгатьчелек, ата-ана кешене боза.
Аллаһының ләгънәте төшкән шайтан адәм баласын адаштыра, алдына да чыгып, артына да чыгып, начарлыкны - яхшы итеп, яхшылыкны начар итеп күрсәтә. Әгәр без Аллаһ әйткән юлдан бармасак, үзебез дә, балаларыбыз да хаталаначак. Хакыйкый дошман кем икәнен дә аңламыйбыз. Хатынмы? Ата-анамы? Башка милләтме? Кем? Аларны дошман тотабыз. Ә хакыйкый дошман ул - шайтан! Аның вәсвәсәсе, котыртуы белән кичә сөйгән хатыныбыз - бүген дошман, ул шайтан безнең балаларыбызны тартып ала, күршебезне безгә каршы итә. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә дошманның шайтан икәнлеген аңларга һәм аның коткысына ияргән адәм балаларын гафу итә белергә өнди. ("Ясин" сүрәсе, 60 нчы аять, "Бәкара" сүрәсе, 237 нче аять)
Белегез! Әгәр сезгә кеше золым кыла икән, димәк, ул шайтанның корбаны, аның коткысына эләккән. Бу кешене шайтаннан азат итсәң, иртәгә үк килеп сиңа рәхмәтен белдерер, гафу үтенер. Шайтан адәм баласын һәрвакыт бозыклыкка, көферлеккә өнди. Әгәр кеше аңа ияреп, начар гамәлләр кылса, шайтан шунда ук: "Мин сине көчләмәдем, мин синнән пакъ, мин галәмнәр Хуҗасы, Аллаһыдан куркам", - дип качар. ("Хәшер" сүрәсе, 16 нчы аять)
Менә нигә кеше берәр зур җинаять эшләсә яки үзенә кул салса, иң беренче сүзе: "Ах! Мин нәрсә эшләдем?" - ди. Чөнки, беренчедән, бу вакытта шайтан аңардан качкан була һәм кеше үзенең Аллаһ яраткан табигый тәүге хәлендә торып кала. Икенчедән, үзенә кул салган кешеләргә үләр алдыннан җәһәннәм күренер. Кеше шулай тиз мизгелдә көферлектән айнып китәр һәм тәүбәгә ашыгыр. Пәйгамбәребез: "Үлем сулышына киткәнче тәүбә итсә, кабул ителер", - дип куандырды. ("Термизи" китабы) Бу вакытта кеше үзенең хатасын аңлар. Ата-анасына, хатынына, балаларына күңеле белән кайтыр. Аракының хәрәм икәнен, шайтанның хакыйкый дошман икәнен үзенең язмышы белән, балаларының бәхетсезлеге белән, ата-ананың кайгысы белән исбат итәр.
"Теге яки бу кеше берничә зур җинаять эшләгән", - дип ишетәбез. Алар хакыйкатьне аңламыймыни? Кызганычка каршы, мондый кешеләр, бозыклыкның чигенә чыгып, үзләре шайтанга ияргән була. Шайтан нәрсә ул? Аллаһының газабына, ләгънәтенә төшкән зат.
Үз-үзенә кул
салучыны ничек туктатырга?
Беренчедән, баланы сабый чактан хәләл ризык белән, Аллаһыга мәхәббәттә һәм шайтанга дошманлыкта, чит кешеләрнең кайгысын уртаклашырга , шатлыгына сөенергә, олы кешеләргә хөрмәттә, кечеләргә рәхимлелектә тәрбияләргә кирәк. Һәрбер кеше аңларга тиеш: безнең рухыбыз мәңгелек, без "өч көнлек" дөньяда яшибез һәм, Аллаһы каршына барып, дөньяда кылган барлык эшләребез өчен дә җавап бирәчәкбез. Кемдер сине аңламаса яки сиңа начарлык эшләсә, "моңа "бурычлы" булдым" дип, җәзасын бирергә ашыкма - бу шайтаннан. Һәрвакыт Аллаһыга сыен, көчле кеше - хатынын кыйнаган, анасын, балаларын рәнҗеткән түгел, ә аларны гафу итә белгән кеше. Белегез: тапкан малларыгыз, балаларыгыз - фетнә (сынау)" ("Әл-әнфәл" сүрәсе, 28 нче аять) "Балама өй, фатир булсын, югары гыйлемле булсын ", - дип, ата-ана нинди генә түбәнчелеккә, яманлыкка барып җитми. Хәрәм кәсеп, хәрәм ризык ашаудан да чирканмый. Ничек аларга Аллаһы Тәгалә бәхет бирсен? Киресенчә, үзләре дә, балалары да тапкан малларының файдасын күрмәс һәм җан тынычлыгы да тапмаслар, бу исә әкренләп һәлакәткә генә алып барыр. Шуңа күрә "балаларым өчен яшим" дигән сүз бик дөрес булмас, чөнки син дөньяда ук утка төшәргә мөмкин. Ә син үлгәч, малларыңны судлаша-судлаша, бер-берен үтерер дәрәҗәгә җитеп, бүлешергә мөмкиннәр. Гомер буе хезмәт итсәң дә, сөйгән хатының да юк кына бер хатаң өчен: "Синнән гомер буе бер яхшылык күрмәдем", - дип әйтергә мөмкин. Шайтан кешегә харам ризыклар, бозык гамәлләр, кеше рәнҗетү, яман сүзләр аша керә һәм көче арта. Бөтенесе дә динсезлек нигезеннән чыга. Аллаһ кушкан гамәлләрне үтәп, Ул тыйганнардан тыелсак, шайтанның безгә көче җитмәс һәм үзен-үзе үтерүче дә, чит кешене үтерүче дә яки үтерү дәрәҗәсенә җиткерү дә булмас.

Үз-үзен
үтерүчеләрнең үлгәннән соң
язмышы
нинди була?
Күбесе, үлеп котылабыз, дип, кайберләре, үлгән туганнары белән очрашабыз, дип уйлыйлар. Икенче берәүләре, үлеп, бу дөньядан котылып, күктә җан тынычлыгы табачакбыз, дип өмет итәләр. Ләкин бу шулаймы? Аларны ни көтә?
Аллаһның илчесе әйтте: "Кем таудан сикереп үзен үтерә, шул кеше җәһәннәм утына мәңге таудан сикереп торыр". "Кем агу эчеп үлә, җәһәннәмдә дә гел агу эчеп торыр". "Кем үзен пычак белән үтерә, җәһәннәмдә дә шул ук пычагы кулында булыр һәм ул туктамыйча эченә кадап торыр." ("Әл-Бухари", "Муслим" китабы) Димәк, хәдисләрдән күргәнебезчә, кеше бу дөньяда үзен нинди ысул белән үтерсә, җәһәннәм утында да шул ысул белән мәңге газапланачак.
Ә бит үз-үзләренә кул салучылар үзләрен генә "кайгырталар" түгелме? Аларның туганнары, әти-әниләре, балалары, хатыны яки ире кала бит. Әҗәтен түли алмыйча "үлеп котылучылар"ның әҗәтен, гомере буе тилмереп, гаиләсе түли. Сүнгән өметләр, агарган чәчләр, ятим сабыйлар...
Мондый үлемнәр котылу юллары була аламы?! Юк! Җәһәннәм газабыннан да көчлерәк кайгы да юк. Аллаһы Тәгалә безләрне һәм гаиләләребезне җәһәннәм утыннан сакласын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев