САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Мортыштамак халкы хаҗиларга рәхмәт укыды

Бу елда да биш миллион кардәшебез һәр мөселман өчен иң изге булган җирләрдә хаҗ кылып кайттылар. Аллаһының ахыр китабы Коръән иңгән, пәйгамбәребез эзләре калган, изгелек юлында хәсрәт, михнәт күргән урыннар бу. Хаҗ кылу - җиңел гамәл түгел, ә зур бер сынау. Хаҗ кылучылар арасында үзебезнең авылдашларыбыз да булганга сөенәбез, горурланабыз....

Бу елда да биш миллион кардәшебез һәр мөселман өчен иң изге булган җирләрдә хаҗ кылып кайттылар. Аллаһының ахыр китабы Коръән иңгән, пәйгамбәребез эзләре калган, изгелек юлында хәсрәт, михнәт күргән урыннар бу.

Хаҗ кылу - җиңел гамәл түгел, ә зур бер сынау. Хаҗ кылучылар арасында үзебезнең авылдашларыбыз да булганга сөенәбез, горурланабыз. Алар тырышлыгы белән Мортыштамакның "Нур" мәчетендә хаҗиларның авыл халкы белән очрашуы үтте. Очрашуны имамыбыз Фәрит хәзрәт башлап, бу хәерле эшкә үзенең фатихасын бирде. Сарманнан килгән Сәгыйть, Габдрахман хәзрәтләр сөйләгән вәгазьләр тирән эчтәлекле, үтемле булды. Ерак аларны якын итеп, Чирмешәннән килгән Шәүкәт, үзебезнең Госман хаҗиларның хаҗ истәлекләрен дә онытылып тыңладык. Мөслимнән Мәхмүт белән Резедә, Сарманнан Зөлфәт белән Җәмилә, Фадия, Раушания, Миләүшә, Розалар да очрашуга ашкынып, күчтәнәчләп килгәннәр. Сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте. Моңлы азан яңгырагач, бергәләп өйлә намазын уку да күркәм гамәлләрнең берсе булды. Очрашуда катнашкан хаҗилар, авыл халкы бу чараны оештырган авылыбыз хаҗилары Кадимә белән Госман Закировларга, Фәүзия Илһамовага, Латофат белән Шәрифҗан Лотфулаевларга рәхмәт укыдылар.

Хаҗ - ислам динендәге биш багананың берсе. Мөмкинлеге булган һәр мөселман кешесе үз гомерендә Мәккәгә барып, хаҗ үтәргә тиеш. Мәккәгә барып, кеше Исламны күреп кайта. Ул кешеләрнең нурлы күзендә, хәмерсез яшәп булуда, бер-береңә хөрмәттә, мөселманнарның мөгамәләсендә күренә. 2014 ел илебездә Мәдәният елы дип игълан ителде. Димәк, мәдәни тормыш җанлана төшәр. Бу ел шулай ук дини гореф-гадәтләрне кайтару елы булыр дип тә өметләнәбез. Әти-әниебезне хөрмәт итү, кечкенәләрне, көчсезләрне рәнҗетмәү, туган телебездә сөйләшү, никах, бәби туйлары, исем куштыру - барысы да кадерле гореф-гадәтләребез. Шулар аша яшь буынга тәрбия бирүне яхшыртыйк. Иншалла, ният ярты гамәл диләр, ә безнең максатыбыз изге.

Мөнирә Исмәгыйлова, Мортыштамак.

Мортыштамакта хаҗилар очраштылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев