САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Иске Минзәләбаш авылының “Ихлас” мәчетендә хәерле күркәм эшләр башкарылып тора

Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешик "Дин үзлегеннән куәтләнмәс, бөтен дөньяга нур чәчеп тормас, әгәр үзебез диннең кадерен белеп, кулдан килгән кадәр аны ихтирам кылмасак". Ризаэтдин бине Фәхретдин. Иске Минзәләбаш авылының "Ихлас" мәчетендә хәерле күркәм эшләр башкарылып тора: җомга көннәрендә хөтбә-вәгазьләр тыңлыйбыз, хатын-кызлар гарәп әлифбасын өйрәнү дәресләренә йөри, Коръән укырга өйрәнәбез. Хәзер...

Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешик

"Дин үзлегеннән куәтләнмәс, бөтен дөньяга нур чәчеп тормас, әгәр үзебез диннең кадерен белеп, кулдан килгән кадәр аны ихтирам кылмасак". Ризаэтдин бине Фәхретдин.

Иске Минзәләбаш авылының "Ихлас" мәчетендә хәерле күркәм эшләр башкарылып тора: җомга көннәрендә хөтбә-вәгазьләр тыңлыйбыз, хатын-кызлар гарәп әлифбасын өйрәнү дәресләренә йөри, Коръән укырга өйрәнәбез. Хәзер өлкәннәр дә, яшьләр дә дингә күбрәк тартыла. Әлхәмдүлилләһи шөкер.

Шәгъбән аеның 15 кичәсе- Бәраәт кичәсенә дә Аллаһ йортына җыелдык. Бу кичә - гөнаһлардан котылу, иминлек кичәсе, төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган кадерле вакыт. Әлеге кичәдә мөэмин колларның еллык гамәл дәфтәрләре Аллаһы Тәгаләгә тапшырылып, яңасы бирелә. Без дә аны гыйбәдәттә, зикер-тәсбихтә үткәрдек.

Безне изге Рамазан ае белән тоташтыручы, кадерле вә рәхәт мизгелләргә якынайтучы Шәгъбән аеның санаулы көннәре үтеп бара. Менә сызылып яңа ай туар да бар җиһан нурга күмелер. Рамазан аен сабырлык вә тырышлык белән каршы алыйк, ураза тотыйк. "Ураза тотыгыз, сәламәт булыгыз",- дигән Пәйгамбәребез(с.г.в.). Барыбыз да Аллаһы ризалыгын өмет итәбез, ә сәламәтлекне Аллаһы Тәгалә бирә.

Нурдидә Вәлиева, Иске Минзәләбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев