САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Иң мөбәрәк кичә

Бу кичәдә кадерле бер фәрештә аша кадерле бер өммәткә кадерле бер китап иңдерелгән. Шуңа күрә ул Кадер кичәсе диелгән. Ислам дөньясында айлар арасында - Рамазан ае, көннәр арасында - Җомга көн, кичәләр арасында - Кадер кичәсе иң мөкатдәс буларак кабул ителгән. "Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай...

Бу кичәдә кадерле бер фәрештә аша кадерле бер өммәткә кадерле бер китап иңдерелгән. Шуңа күрә ул Кадер кичәсе диелгән. Ислам дөньясында айлар арасында - Рамазан ае, көннәр арасында - Җомга көн, кичәләр арасында - Кадер кичәсе иң мөкатдәс буларак кабул ителгән. "Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк", - диелә Коръәннең "Кадер" сүрәсендәге 3нче аятендә. Шул ук сүрәнең беренче аятендә: "Чынлыкта Без Коръәнне иңдердек Кадер кичәсендә", - диелгән. "Кадер" сүрәсендәге 4нче һәм 5нче аятьләрдән аңлашылганча, Кадер кичәсендә Раббыларының теләге белән һәр кешегә билгеләнгән берьеллык тәкъдир белән Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр. Кадер кичәсендә намаз, Коръән укып, ураза тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһтан сәлам җиткерәләр.
Кадер кичәсенең дәвамы кояш баеганнан башлап, таң атканчыга чаклыдыр.
Кадер кичәсе Рамазан аеның соңгы ун көне арасындадыр, ул төгәл билгеләнмәгән. Бер хәдистә пәйгамбәребез әйткән: "Кадер кичәсен Рамазанның соңгы ун көне арасыннан, бигрәк тә так санлы кичләреннән эзләгез". Ни өчен соң бу кичәнең көнен Аллаһы Тәгалә төгәл генә пәйгамбәренә белгертмәде икән? Аның үзенә күрә хикмәтләре бар. Аның максаты - Рамазандагы һәр кичне, Кадер кичәсе шикелле, гыйбадәтләр белән үткәрергә өндәүдер. Пәйгамбәребез үзе Рамазан аенда, аеруча соңгы ун көндә, гыйбадәт вә догаларны арттыра торган булган.
Бу кичәдә мөһим ике вакыйга бар: 1) Аллаһ илчесе Мөхәммәтнең пәйгамбәрлек вазифасы шул кичәдән башлана; 2) кадерле китап булган изге Коръән беренче тапкыр шул кичәдә иңдерелә башлый.
Мең айдан да хәерлерәк булган бу кичәне файдасызга уздыру хата булыр. Пәйгамбәребез бер хәдисендә әйткән: "Кем Аллаһка ышанып һәм аннан гыйбадәт савабын көтеп, Кадер кичәсен гыйбадәт белән уздырса, шул кешенең элеккеге кылган гөнаһлары гафу ителер". Кадер кичәсендә һәркайсыбызга уяу торып, тәүбә-истигъфар кылу, теләкләр теләү, Аллаһтан гөнаһларны ярлыкауны үтенү тиешле. Сөекле пәйгамбәребез әйтте:
- Кадер кичәсендә дога кыл: "Аллаһүммә иннәкә гафу ун, түхиббул гафу фәгфу гәнни", - дип. Ягъни: "Йә Аллаһ! Дөреслектә дә Син бәндәләрнең гөнаһысын ярлыкаучысың, гафу кылуны дус тотасың, яратасың, минем гөнаһларымны ярлыка!" - дигән сүздер. Шуңа бу изге көннәрнең кадерен белик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев