САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Читкә чыгып, гыйбрәт ал икән

Мордва җирләрендәге Белозерье авылында яшәүче милләттәшләребезнең яшәешләре турында күп ишетергә, гәҗитләрдән укырга туры килсә дә, әлегә үз күзләрем белән күрергә насыйп булмаган иде. "Татар күрми ышанмый", - дип тиккә генә әйтмәгәннәр ахры, барып күрик әле, дип, сәфәргә чыктык. Юлдашларың яхшы булса, ерак юл да бик кыска тоела, 600 чакрым сизелми...

Мордва җирләрендәге Белозерье авылында яшәүче милләттәшләребезнең яшәешләре турында күп ишетергә, гәҗитләрдән укырга туры килсә дә, әлегә үз күзләрем белән күрергә насыйп булмаган иде. "Татар күрми ышанмый", - дип тиккә генә әйтмәгәннәр ахры, барып күрик әле, дип, сәфәргә чыктык. Юлдашларың яхшы булса, ерак юл да бик кыска тоела, 600 чакрым сизелми дә үтеп китте.
Авыл үзенең яхшы юллары, ерактан патша сарайлары кебек күренеп торучы зур йортлары белән каршы алды. Авыл түрендә алтын төстә дүрт кечкенә һәм бер зур манаралы мәһабәт бина - мәчет тора һәм биредә татар-мөселман халкы яшәүне күрсәтә. 1990нчы елларда илдә дин иреге бирелгәч, авыл халкы, моны күптән көтеп торгандай, үз кыйбласына, иман юлына кайта башлый. Мәхәлләдә иң беренче "Рәҗәб" мәчете салына, дистәләрчә шәкертләр мәдрәсәләргә "энә белән кое казу" өчен җибәрелә. Әлбәттә, авылда гореф-гадәтләр аңа кадәр дә яшәп килгән, әмма ул гадәтләрнең, әйтергә кирәк, төрлесе булган. Кайберләренә аерым тукталып та китәрбез. Бүгенге көндә авылда җиде мәчет эшли һәм сигезенче "Җәмигъ" мәчетенең төзелеше төгәлләнеп килә. Татар авылларында күп йөрергә туры килсә дә, бер авылда да андый зур мәчет күргәнем юк иде. Ирләрнең намаз залы гына 800 кешегә исәпләнгән һәм бүгенге көндә җомгага йөрүчеләрнең дә саны шул тирә икән (Түбән Каманың Үзәк мәчетенең залы да 800 кешегә исәпләнгән). Кыска гына вакытта авыл халкы көче белән шундый мәчетне сафка бастыру - гаҗәеп нәрсә. Аларның бездәге кебек "Нефтехим"нары да, "ТАИФ" һәм "Танеко"лары да юк, бөтенесен үз көчләре белән салганнар. Барлык мәчетләрдә дә биш вакыт намаз укыла. Иртә белән таң сызылгач, бөтен авылны сигез манарадан яңгырап торучы азан уята. Имам буларак, мине борчыган сорау шул булды: "Сигез мәчетегезгә имамнарны кайдан табып бетердегез, аларга ничек эш хакы биреп торасыз?" Алар: "Имамнарыбыз - мәдрәсәләрдә укып кайткан авыл егетләре. Бездә бер имам да эшләгәне өчен акча алмый. Әмма һәркайсысының авылдашлары белән сәүдәләре бар. Сәүдәгәр табыш алгач та, иң элек, имамның өлешен бирә, аннан гына үзен кайгырта. Башка өлкәләрдән әзер көнбагышны алырга килгәч тә, имамныкын чиратсыз алалар, башкалар көтеп торалар", - дип җавап бирделәр.
Кыз урлаудан - ярәшүгә...
Авылның гореф гадәтләренә килгәндә, 1990нчы елларга кадәр анда кыз урлау гадәте яшәп килгән. Егетнең күзе берәр кызга төшсә, аны әти-әнисеннән дә, хәтта үзеннән дә сорап тормый, урлап киткәннәр. Еш кына бу гадәт гаиләләр арасында зур низаглар китереп чыгарган. "Аллага шөкер, бүгенге көндә ул җаһилиять гадәтен бетерә алдык, - дип куаналар аксакаллар. - Кызның үзенең дә ризалыгы булмагач, күп гаиләләрдә ир белән хатын гомер буе "эт белән мәче" кебек яши иделәр, - диләр. Бүген исә, хәлләр үзгә. Егет авылдагы бер кызны бик каты ошатса да, урамда янына килеп таныша алмый. Иң элек, ул үзенең әти-әнисенең хәер-фатихасын ала, аннан соң туганнар җыелышып, арадан сүзе үтә торган бер кешене сайлыйлар һәм кызның туганнары янына вәкил итеп җибәрәләр. Вәкил "килешә" алса, егет белән кызны күрештерәләр. Танышып, бер-берсен ошатсалар, никах көне билгеләнә. Ул авылда яшьләр бездәге кебек бер-ике ел "тәҗрибә үтеп" өйләнә алмыйлар. "Аерылышучылары бармы соң?" - дип сорагач: "Танклар да яна бит, гел юк түгел, әмма бик аз", - диделәр.
Хатын-кызларга килгәндә, бу мәсьәләдә авылның үз гадәтләре куелган. Хатын-кызларның эшсез урамда йөрүләре, капка төпләрендә көнбагыш ашап "ләчтит сатып" утырулары бөтенләй юк. Ике көндә авыл урамнарында бер яулыксыз хатын-кыз күрергә туры килмәде. Мәктәптән кайтучы яшь кызларның да бөтенесе ак яулыкта иделәр. Авыл халкы урамда чәч-баш туздырып йөрүче хатын-кызларны бөтенләй кабул итми. Урам буйлап барганда, үтеп китүче бөтен машиналар кычкыртып, кул селкеп, сәлам биреп китәләр. Иң элек белмәгән кешеләргә кул селтәү бераз читен тоелса да, аннан үзебез дә ияләшеп киттек.
"Тәпи юу"
гадәтләре...
Без килгән көнне авылда бәбәй ашы иде. Иртәнге якта бәйрәмгә олы абзыйлар җыела, алар хушланып, өйлә намазына киткәч, хатын-кызлар килә, кичен чират яшьләргә дә җитә. Шулай итеп, бала мәҗлесләре көне буе дәвам итә. "Тәпи юу" дигәннән, авылда аракы сатуны бөтенләй бетергәннәр. Кичләрен дә өйләрдән качып-посып сатмыйлар. Бу хәлләргә ышану авыр булгач: "Эчүче мужикларыгыз да юкмыни?" - дип сорадым. Миңа: "Ике абзый бар шул, алар да тыныч кына күрше авылга барып. "ял итеп" кайталар", - диделәр. Тәмәке сатуга да көрәш игълан иткәннәр. "Авылда бер-ике генә кибеттә калды", - дип куанышалар. Шөкер, авыл хатыннары - исерек ир, аналар - исерек ул, балалар исерек әти дигән нәрсәне бөтенләй белмиләр.
Мәктәп
тормышы
Авыл мәктәбендә алты йөзләп бала белем ала. Бинага сыймагач, ике смена укыйлар. Бүген, авыл мәктәпләрендә балалар таба алмаган заманда, бу да - гаҗәп күренеш. Мәктәп бинасы мактанырлык түгел, шулай да җыелышып тәрәзәләрен алыштырганнар. Авылда ел саен 50-60 бала туа, шуңа күрә яңа мәктәп бинасы салу турында сөйләшүләр алып баралар. Гомумән, ул якларда хөкүмәттән әллә ни ярдәм күргәннәре булмагач, авыл халкы үз көчләре белән яшәргә күнеккән. Бездәге кебек нефть-газ акчалары, федераль субсидияләрне дә, грантларны да күргәннәре юк. Җомга намазыннан соң авылның хөрмәтле затлары борчыган мәсьәләне күтәреп чыгалар. Уртага салып сөйләшәләр һәм һәр өйдән акча җыялар. Шулай итеп мәчетләр салалар, юлларны төзәтәләр. Узган елны ике йорт янгач, бөтен авыл җыелышып, аларга яңа йортлар салып биргәннәр.
Бөтенесе
сата...
Авылда бөтен халык - сәүдә эшендә. Берәүләр казылык тутыра, икенчеләре ысланганын җитештерә. Кайберләренең өйләренең аскы катында Алман илендә эшләнгән оекбаш тегә торган заманча җиһазлар эшләп тора. Теләсәң "adidas"ы, теләсәң "Nike"ы. Шулай да озеркалыларның иң яраткан сәүдәләре - көнбагыш эшкәртеп сату. Безне кунак итүче егетебездән: "Бу кадәр көнбагышны кайларда үстереп бетерәсез", - дип сорагач, "Күпчелеген Краснодар якларыннан ташыйбыз", - диде. Кызык, әгәр көнбагышны барыбер чит өлкәдән китерәләр икән, бездә дә шундый кәсепләр белән шөгыльләнеп буладыр инде.
Рәсәй буйлап йөзләгән авыллар юкка чыгып барган вакытларда, Белозерьеда дүрт меңгә якын кешенең гөрләшеп, бер гаилә булып яшәүләре, авылның көннән-көн чәчәк атуы бөтенесен дә шатландырмыйдыр. Дошманнары да юк түгелдер. Раббым Аллаһ, Татарстаннан читтә яшәп тә, үз диннәрен, гореф-гадәтләрен саклап яшәүче милләттәшләребезне бәла-казалардан сакласын. Аларга бәрәкәтле тормыш, якты киләчәк насыйп итсен. Безгә дә горбәттә яшәүче милләттәшләребездән үрнәк алырга язсын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X