САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Бәйрәмнәрнең бәйрәме

Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Барлык тормышны, һәрнәрсәне юктан бар кылган Аллаһы Тәгаләгә мактау-данлауларыбыз, бәндәләрнең иң сөеклесе - Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә салаватларыбыз булса иде. Ислам диненең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Рамазан ае тәмамлангач билгеләп үтелә торган Ураза бәйрәме. Ураза - ул нәфсеңне җиңә алу, бер ай...

Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Барлык тормышны, һәрнәрсәне юктан бар кылган Аллаһы Тәгаләгә мактау-данлауларыбыз, бәндәләрнең иң сөеклесе - Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә салаватларыбыз булса иде.
Ислам диненең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Рамазан ае тәмамлангач билгеләп үтелә торган Ураза бәйрәме. Ураза - ул нәфсеңне җиңә алу, бер ай буе таңнан алып кояш батканга кадәр ашамау, эчмәү, тик изге уйлар, гамәлләр белән яшәү, Раббыбызның бөеклеген аңлау. Ураза гыйбадәте, әлбәттә, җиңел түгел. Гадәттә, нәфес, мин-минлек, ялкаулык ураза тотуга комачаулый. Ураза тоткан мөселман үзендәге нәфесне, мин-минлекне җиңә алган дип хисаплана.
Көне буе ач торып кына ризыкның тәмен, кадерен беләсең. Ипи кисәге искиткеч, телеңне йотарлык деликатес азыкка әверелә, ә гади су иң тәмле эчемлек - нектар булып тоела. Кояш батканнан соң, авыз ачкач, төрле-төрле ризыкның тәмнәрен тойгач, күңелең һәм телең белән азыкны бирүче Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт, шөкер укыйсың, фәкыйрь, мохтаҗ, ач кешеләрнең хәлен аңлыйсың, тирә-юньдәгеләргә ярдәмчел, киң күңелле булырга кирәклегенә инанасың.
Уразаның медицина ягыннан да файдалы икәнлеге билгеле: организмнан начар матдәләр, шлаклар чыга, чистарынып каласың.
Ә җан, иман өчен уразаның файдасын әйтеп бетерерлек түгел. Ач торып, Аллаһның колы булуыңны, аңа гыйбадәт итүеңне күрсәтәсең, нәфесеңне җиңәсең, сабырлык, түземлек кебек сыйфатларны тәрбиялисең.
Изге Рамазан аеның тәмамлануын мөселманнар Гаеттә бәйрәм итәләр. Мәчетләрдә бәйрәм намазлары башкарыла, вәгазьләр укыла. Мәчеткә гает намазына киткән ирләрен, балаларын хатын-кызлар өйдә тәмле-тәмле ашлар пешереп көтеп алалар. Бу көнне мөселманнар бер-берсенә кунакка йөрешәләр, бәйрәм белән котлап, бүләкләр бирешәләр.
Ураза бәйрәме шәүвәл аеның беренче көненә туры килә, шул сәбәпле ул, Фитыр, Рамазан, Гает бәйрәме дип, төрле исемнәр белән атап йөртелә.
Гает бәйрәменә кадәр фәкыйрьләргә, ятимнәргә һәм гарипләргә ураза тәмамлану хәере - фитыр садакасы бирелә. Мәчеткә гает намазына киткәнче, һәр мөэмин-мөселман чистарынып, пакьләнеп, госел коена, бәйрәм киемнәре кия. Гает намазы 19 нчы август көнне район үзәгендәге ике мәчеттә дә үтә. Ул иртәнге сәгать 8 дә башлана. Аңа кадәр Коръән укыла. Сезне мәчетләрдә көтеп калабыз, хөрмәтле мөселман кардәшләребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев