САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Баланы шайтаннан ничек сакларга?

Күпләр бу проблемаларны хәл итәр өчен, табибларга, психологларга мөрәҗәгать итәргә ашыга. Әмма еш кына бу хәлләр җеннәр белән бәйле, чөнки алар балаларны куркыта.

Әгәр Сезнең балагыз:
- төнлә елап уянса,
- сезне бөтенләй тыңламамаса,
- тик торганнан да көйсезләнә башласа... димәк балагызга ҖЕН ТИГӘН.

Күпләр бу проблемаларны хәл итәр өчен, табибларга, психологларга мөрәҗәгать итәргә ашыга. Әмма еш кына бу хәлләр ҖЕННӘР БЕЛӘН БӘЙЛЕ, чөнки алар балаларны куркыта. Ә аның үз сәбәбе бар.

Без, бигрәк тә җәй көннәрендә, балаларыбызны КОЯШ БАЕГАН булага карамастан, урамга чыгарып җибәрәбез. Үзебез дә нәкъ шушы вакытта бернинди дә дога кылмыйча урамга чыгып китәбез...

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Караңгы төшкәч (кояш баегач) балаларыгызны урамга чыгармагыз. Бу вакытта урамда шәйтаннар йөри. Күпмедер вакыт үткәннән соң гына чыгарырга була», – дип әйткән (Имам Бохари һәм Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).

Тагы да төгәлрәк итеп икенче хәдистә болай дип әйтелгән:
«Кояш баегач, кичке караңгылык үткәнчегә кадәр (ягъни кичке (ахшам) һәм төнге (ястү) намазлар арасында), хайваннарыгызны да балаларыгызны да урамга чыгармагыз. Дөреслектә, шәйтаннар кояш баеганнан алып кичке караңгылык үткәнче урамда йөри» (Имам Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).

Реклама

Кешеләр һәм бигрәк тә БАЛАЛАР җеннәрнең тәэсиренә бирешүчән була. Бигрәктә догалар һәм тәһарәт-госел белән үзен сакламаган очракта.

Бу хәдисләр, күп галимнәрнең фикеренчә, балаларны бу вакыт аралыгында гомумән урамга чыгарырга ярамый, дигәнне аңлатмый. Ә бары тик бик кирәк булмаганда чыкмау хәерле булуын гына ассызыклый.

Әгәр инде урамга чыга калсалар, балаларыбызга, Аллаһының рәхмәте белән, җеннәрдән саклый торган «ИХЛАС», «ФӘЛӘКЪ», «НӘС» сүрәләрен өйрәтергә кирәк.

ЧЫГАНАК 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X