24 декабрь 2019 яңалыклары
-
Петровка Завод мәктәбендә «Яңа ел чыршысы» конкурсы узды
Бәйге 1-7 сыйныф укучылары арасында үтте.
-
Сәләтле балалар Президент елкасына китте
Мәскәүгә Яңа ел елкасына Татарстаннан 105 бала китте .
-
Республика журналистлары флешмоб үткәрәләр
Республика журналистлары басма авторы Марина Подольская тәкъдиме белән “Казан” журналына язылу буенча социаль челтәрләрдә флешмоб үткәрәләр. Бу журнал нәфис публицистика һәм тарихи-әдәби журнал булып тора.
-
2019 елның 31 декабре эш көне булырмы?
Бу көнне ял көнгә әйләндерү өчен 28 е эшләргә тәкъдим ителә. Ә инде шимбә көнне, ягъни 28 декабрьдә хезмәткәрләрне эшкә җәлеп итү аларның язмача ризалыгы белән генә рөхсәт ителә. Бу хакта республиканың хезмәт министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
-
Сарманга быел да күпләп Кыш бабайлар һәм Кар кызлары киләчәк
Былтыр узган бәйрәмне әле дә булса искә алалар сарманлылар.
-
Якташыбыз Сочида мөселман зиратын төзетте + ВИДЕО
Сочи шәһәрендә яшәүче якташыбыз - гомерен хәрби хезмәткә багышлаган запастагы генерал-майор, Сочи шәһәре мөселманнарының җирле дини оешмасы җитәкчесе урынбасары Рәшит Заһиров шәһәрдә мөселман зираты төзү, аңа ритуаль хезмәтләр йорты, юл салу буенча зур эш башкарды.
-
Атны уңыш, ә Кабанны зур мәхәббәт көтә. 2020 ЕЛ КЕМНӘРНЕ ШАТЛАНДЫРАЧАК?
КҮСЕ (1960, 1972, 1984, 1996, 2008, 2020). Үз билгесен Күсе канаты астына алып, хәленнән килгәнчә ярдәм итәчәк. Сезгә бары тик үзегезгә ышаныр га гына кала. Бу елдагы сынауларны лаеклы узачаксыз. ҮГЕЗ (1961, 1973, 1985, 1997, 2009). 2020 елда Үгезгә бик җиңел булмаячак. Мәсьәләләрне чишү өчен барлык ресурсларны кулланырга туры киләчәк, әмма бу сезгә җитди югалтуларсыз гына хәзерге яссылыкта калырга ярдәм итәчәк. Намуссыз юл белән килгән керемнәргә кызыкмагыз, Күсе моны яратмый.