Шамил Садыйков: "Без чыгарган китапларның кайберләре дефицитка әйләнде"
“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте бинасында танылган язучы, тәнкыйтьче Ринат Мөхәммәдиевнең “Казан утлары” журналы редакциясе һәм “Татмедиа” җәмгыяте белән берлектә бастырып чыгарылган “Кыргый атауга сәяхәт” китабын тәкъдим итү чарасы үтте. Зал тутырып килгән язучылар, китап сөючеләргә карап, Ринат абыйның иҗаты халык тарафыннан югары бәяләнүен аңлыйсың.