Сыйфатлы медицина хезмәте — саулыкның нигезе
“Халык сәламәтлеге, сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү – безнең илнең, республикабызның иң өстенлекле сәясәтенең берсе. Сарман районында, туучыларга караганда, үлүчеләр саны күбрәк. Бу тормыштан китеп баручы һәр кешенең үлү сәбәбен ачыклап, ул кешенең гомерен саклап калыр өчен нәрсә эшләргә мөмкин булды икән, дигән сорауларга җавап эзләргә кирәк. Кешедән дә кадерле кыйммәт юк. Саулыктан да кадерле нәрсәне табып булмый. Сәламәт яшәү рәвешенә игътибарлы булсак иде”, - дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, күптән түгел районга эшлекле сәфәр белән килгәч. Чыннан да, сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвеше безнең тормышта әһәмиятле роль уйныйлар. Табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән кеше, мөгаен, юктыр ул. Медицина хезмәткәрләре безне туган көнебездән алып гомер ахырына кадәр озата баралар. Аңлашыла ки, кешенең сәламәтлеге, тормышы, әлбәттә, сыйфатлы медицина хезмәтенә бәйле. Сарман район үзәк шифаханәсендә бу уңайдан ниләр эшләнә? Эш нәтиҗәләре нинди, һәм киләсе елларга нәрсәләр планлаштырыла. Болар хакында сәхифәбезнең чираттагы кунагы — үзәк шифаханәнең баш табибы Айрат ГАЛИМОВ белән сөйләштек.