САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сыйфатлы медицина хезмәте — саулыкның нигезе

“Халык сәламәтлеге, сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү – безнең илнең, республикабызның иң өстенлекле сәясәтенең берсе. Сарман районында, туучыларга караганда, үлүчеләр саны күбрәк. Бу тормыштан китеп баручы һәр кешенең үлү сәбәбен ачыклап, ул кешенең гомерен саклап калыр өчен нәрсә эшләргә мөмкин булды икән, дигән сорауларга җавап эзләргә кирәк. Кешедән дә кадерле кыйммәт юк. Саулыктан да кадерле нәрсәне табып булмый. Сәламәт яшәү рәвешенә игътибарлы булсак иде”, - дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, күптән түгел районга эшлекле сәфәр белән килгәч. Чыннан да, сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвеше безнең тормышта әһәмиятле роль уйныйлар. Табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән кеше, мөгаен, юктыр ул. Медицина хезмәткәрләре безне туган көнебездән алып гомер ахырына кадәр озата баралар. Аңлашыла ки, кешенең сәламәтлеге, тормышы, әлбәттә, сыйфатлы медицина хезмәтенә бәйле. Сарман район үзәк шифаханәсендә бу уңайдан ниләр эшләнә? Эш нәтиҗәләре нинди, һәм киләсе елларга нәрсәләр планлаштырыла. Болар хакында сәхифәбезнең чираттагы кунагы — үзәк шифаханәнең баш табибы Айрат ГАЛИМОВ белән сөйләштек.

– Дәвалау учреждениеләрендә чиратларның күп булуына Россия Президенты Владимир Путин да зур игътибар бирә. Бу хакта ул еш кабатлый. “Халык чиратларда иза чигә, үзләренә карата игътибарсызлык тоя. Табиблар өлгерә алмыйлар, тиешле белгечкә эләгүе авыр”, дигән иде ул бер чыгышында. Чират проблемасы безнең хастаханәдә дә юк түгел, дип беләм. Халыктан, тәртип юк, кайчан килсәң дә, чират. Чиратсыз керүчеләре дә бар. Бигрәк тә берничә кабинетта эшләүче, яки атнага бер-ике көн генә кабул иткән табибларга керүе җиңелләрдән түгел, диючеләр күп. Айрат Илдарович, 
бу уңайдан ни әйтерсез? Быел шифаханәдә берәр үзгәрешләр булуы көтелмиме?

– Быел безнең табиблар белән тәэмин ителеш яхшырды. Сарманда һәм Җәлилдә дә яңа программа нигезендә эшләүне планлаштырабыз. “Сакчыл поликлиника” программасын дәвам итеп, “Поликлиника учреждениеләренең яңа моделен гамәлгә кертү” дигәнен эшләтеп җибәрү. Бу программа нәкъ менә чиратларны киметүгә юнәлдерелгән. Моның өчен читтән торып тиешле табибка кабул итүгә язылу мөмкинлеге гамәлгә кертелде. Иң беренче чиратта, пациентларны сәламәт һәм авыру категорияләренә бүлү кирәк. Мәсәлән, вакытлыча хезмәткә яраксызлык листын озынайтуны, бассейнга, спорт залына бару өчен белешмәләр алуны пациент, озаклап чират
ларда тормыйча, төшке аштан соң булган вакытта да башкара ала. Кайбер мәсьәләләрне урта медицина хезмәткәре дә хәл итә ала. Хәзер поликлиника дүшәмбедән җомгага кадәр иртәнге 7.00дән кичке 18.00 сәгатькә кадәр эшли, хәтта 19.00 сәгатькәчә дежур табиб кизү тора. Шимбә көнне терапевт, педиатр һәм травмотолог 15.00 сәгатькә кадәр кабул итәләр. Лаборатор тикшеренүләрне тәүлек буе үтәргә мөмкин. Ныклап авырып килгәннәр өчен  кичектергесез ярдәм күрсәтү кабинеты булдыру да зур ярдәм итәр, дип уйлыйбыз.    

– Халыкны, хирург Әнвәр Алексович кире районга кайта микән, дигән сорау кызыксындыра. Бу уңайдан тынычландырырдай хәбәрегез юкмы?

– Әйе, моның буенча без эшлибез. Халык фикеренә колак салып, район башлыгы Фәрит Хөснуллин шәхсән бу сорауны контрольгә алды. Табибны, кайткан очракта, фатир белән тәэмин итү проблемасы белән ул республика Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Бу үтенеч уңай якка хәл ителергә тора...

Сораштыруның тулырак вариантын газетабызның өр-яңа саныннан укый аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев