САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген Зур Нөркәй авыл җирлегендә кибет ачылды

Авыл халкы берничә ел инде җыеннар вакытында Кече Нөркәй авылында кибет булдыру тәкъдиме белән чыга иде. Аларның сүзләренә колак салучы табылды, гозерләре үтәлде, теләкләре тормышка ашты.

Авылдашлары Гыйниятуллин Динар Дамир улы авылда кибет ачты. Аларны истәлекле көннәре белән тәбрикләргә, авыл халкының сөенечен уртаклашырга район башлыгы Фәрит Хөснуллин килде.
- Кибет халыкка озак еллар уңышлы хезмәт итсен, сатып алучылар канәгать булсыннар, - диде ул һәм кибет хуҗасына Рәхмәт хаты тапшырды.
Авыл халкы үзе дә Гыйниятуллиннарга рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Ә кибет, чыннан да, авыл халкы өчен бик тә уңайлы итеп салынган. Урыны да уңышлы сайланган. Хезмәт күрсәтү өчен шартлар да яхшы. Эре маркетлардагы кебек, сатып алучы җиләк-җимешне, яшелчәләрне үзе сайлап ала ала. Кибетнең бер почмагында юлчылар кайнар чәй һәм пешкән ризык белән сыйланып китә алалар. Пәрәмәч-пироглары да – җирле җитештерүчеләрнеке. Азык-төлек ассортименты бай, көндәлек кирәк-яраклар да бар. Сабын-шампунь, иләк-чиләк, кадак-чүкеч кирәк булса да, район үзәгенә яки шәһәргә чабасы түгел.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев