САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Яңа Әхмәт авылында Мөдәрис абыйның юбилеен билгеләп үттеләр

Нәҗметдинов Мөдәрис Шәмсемөхәммәт улы 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Капка төбенә чыгып, кунакларны үзе каршы алды ул.

- Җәяү йөрим. Сарманга барып кайтырга да күп уйлап тормыйм. Һичьюгы авыл урамнарын булса да бер урап кайтам. Хәрәкәттә – бәрәкәт. Җәяү йөргән кеше сәламәт була, чирләргә яратмыйм мин, – диде ул.
Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, изге теләкләр белән, истәлек бүләкләре тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл ветераннар советы рәисе Гөлүсә Ризатдинова, балалары, туганнары, дуслары да Мөдәрис абыйны тәбрикләделәр, сихәт гомер, бәрәкәтле тормыш теләделәр.
Бу хакта тулырак газетаның алдагы санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев