САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Укучылар авыл ишегалдын ясадылар

Кышкы каникул алдыннан икенче санлы Җәлил урта мәктәбендә районның 90, ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Авыл ишегалды” конкурсы үткәреләчәге турында хәбәр ителде. Бер ай балалар әти-әниләр белән берлектә иҗатта кайнадылар: макетның планын, эскизын уйладылар, җиң сызганып эшкә тотындылар.

1 ай дәвамында дәвам иткән конкурска барлыгы 37 эш кабул ителде. Һәр макет үзенчә матур, уңышлы, креатив иде. Шуңа да жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләү бик җиңел булмады. 1нче урын бертавыштан Полина һәм Данил Романовлар макетына бирелде. Мәктәп директоры А.И.Ильдаров аларга конкурсның төп бүләген – кәрәзле телефон тапшырды. 2 нче урын – 4 “В” сыйныфы укучысы Мөхәммәтшин Мирасланда. Ул “Мандаринчик” кибетенең сертификатына ия булды. 3 нче урынга Фаиз һәм Фәүзия Гыйсмәтовлар эше лаек дип табылды. Алар фотосессиягә сертификат белән бүләкләнделәр. Номинация җиңүчеләре, конкурста катнашучыларның барысына да катнашучы сертификаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ландыш Шәйдуллина, мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев