15 май 2014 яңалыклары

  • 15 май 2014 - 12:29
    Сарманда "Ришвәтчелеккә – юк!" дигән сөйләшү үтте
    "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, муниципаль район башкарма комитеты каршында эшләүче ришвәтчелеккә каршы иҗтимагый советы белән берлектә, үзендә ял итүче өлкәннәр белән "Ришвәтчелеккә - юк!" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Сөйләшүне үзәкнең мәдәният эшләрен оештыручы Илгизә Салахова алып барды.Иҗтимагый совет үзәктә ял итүчеләр арасында анкета да уздырган....
    583
    0
    0
  • 15 май 2014 - 11:18
    Җәлилнең "Нефтяник" хоккей командасы Сочида Хыял лигасында уңышлы чыгыш ясады
    3-10 май көннәрендә Җәлил бистәсенең "Нефтяник" командасы Һәвәскәрләр командалары арасында хоккей буенча Бөтенроссия фестиваленең финал этабында Сочи шәһәрендә булып кайтты. Анда алар Хыял лигасында (Лига Мечты) чыгыш ясадылар. Үзенең төркемендә уңышлы чыгыш ясаганнан соң (мисал өчен, ХК Севастополь командасын җәлиллеләр 23:0 исәбе белән җиңделәр), 1/4 финалында "Нефтяник" Новокузнецкның "Регион 42"...
    687
    0
    0
  • 15 май 2014 - 08:31
    Сарманда җәяүлеләр өчен юл йөрү билгеләрен яңа таләпләргә яраклаштыралар
    2014 елның 28 февраленнән кергән яңа таләпләр буенча, җәяүлеләр чыга торган урында юлдагы билге аклы-сарылы төстә булырга тиеш. Юлны аркылы чыгу знаклары ут кайтара торган пленкалы сары кайма белән әйләндереп алынырга тиеш. Сарманда 17 урында юлны аркылы чыгу билгесе аклы-сарылы төскә буялган, бу эшне авыл җирлеге башкарган. Хәзер знакларны ут...
    828
    0
    0
  • 15 май 2014 - 07:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм итәләр
    Бүген - Халыкара Гаилә көне. Сарманлылар арасында да озак еллар тигез матур гомер кичереп, балалар, оныклар куанычы күреп яшәүче гаиләләр шактый. Бу елны районда барлыгы 87 пар туй юбилейларын билгеләп үтәләр. Шуларның 61 е бергә 25 елдан алып 45 елга кадәр көн күрәләр, 13 пар туйларының 50 еллык юбилеен билгеләп...
    789
    0
    0
  • 15 май 2014 - 05:15
    Сарман районыннан армия сафларына беренче төркем юлга кузгалды
    Бүген, 15 май көнне, быелгы язда армия сафларына алыначак егетләрнең беренче төркеме юлга кузгалды. Иске Минзәләбаштан Марат Фасахов, Карашай Саклаудан Илнар Хөсәенов, Мөслим районыннан Сирень Багауов, Азамат Гәрәев, Анатолий Кононовны озатырга якыннары, дуслары да килгән иде. Татарстан Республикасы Хәрби Комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов егетләргә...
    787
    0
    0
  • 15 май 2014 - 04:28
    Сарманның "Ялкын" картинг-клубы командасы Башкортостаннан өченче урын белән кайтты
    10 майда Башкортостан Республикасының Туймазы шәһәрендә Туймазы муниципаль районының Администрация башлыгы Кубогына картинг буенча ачык турнир үткәрелде. Ярышлар Октябрь мәйданында өч карт классында узды: "Кадет" (8-14 яшь, 60 кубик сантиметрлы двигатель), "Национальный юниор" (13-16 яшь, 125 кубик сантиметрлы двигатель), "Национальный" (16 яшьтән өлкәнрәк, 125 кубик сантиметрлы двигатель). Сарман районы картингчылары...
    766
    0
    0
Реклама