27 декабрь 2013 яңалыклары
-
Александровкада һәм Яңа Минзәләбашта участковый йортлары ачылды
2013 елда республика программасы нигезендә Татарстанда 84 участок инспекторы йортлы булды. Аларның икесе безнең районда - Александровка һәм Яңа Минзәләбаш авылларында ачылды. Йортларны ачу тантаналы рәвештә узды. Анда муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров, мәртәбәле кунаклар, шул исәптән Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының тыл начальнигы Рамил Шакиров та катнашты. Чарадан репортажны...
-
Пеппи белән Сусик Сарманга кунакка килделәр
26 декабрьдә район мәдәният йортында балалар өчен Яңа ел иртәсе үткәрелде. Балалар янына кунакка Пеппи белән Сусик килделәр. Алар бергәләшеп җырладылар, уйнадылар, күңел ачтылар. Шулай ук укыгыз: Сарман ветераннары Чыршы бәйрәмендә булдылар
-
Сарман укучылары Җәлилнекеләрдән калышмый
Актаныш муниципаль районының "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернаты"нда "Без яшь, без сәләтле" республика фәнни-практик укучылар конференциясе уздырылды. Конференция 2 турда үтте. Читтән торып үткәрелгән турда республика белем бирү оешмаларының 6-10 нчы сыйныфлары арасыннан 409 укучы катнашты. Укучылар язган фәнни-эзләнү эшләрен КФУның һәм Алабуга институты белгечләре һәм укытучылары тарафыннан тикшерелде....
-
Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы республика конференциясендә диплом алды
21 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче санлы лицей-интернатында "Яшьләр фәнни эзләнүдә" дип исемләнгән республика фәнни-практик укучылар конференциясе узды. Анда Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Инна Целипкова "Инглиз филологиясе" секциясендә икенче дәрәҗәле дипломга лаек булды. Алданрак Инна "Без яшь, без сәләтле" конференциясенең...
-
Сарманның "Ялкын" картингчылары яңа үрләргә омтылалар
Яшь техниклар станциясенең "Ялкын" картингчылары декабрь ахырында, Ютазы районының Урыссу бистәсе картодромындаузган ярышларда катнашып, кышкы ярышлар сезонын ачтылар. Анда алар Лениногроск, Азнакай, Баулы, Урыссу, Октябрьск, Уфа спортчылары белән беррәттән чыгыш ясадылар һәм зур җиңү яуладылар. Ярышлар өч класста үтте: 8-16 яшьлекләр - "Кадет" классында, 13-18 яшьлекләр - "Союзный-Юниор", 16 яшьтән...
-
Сарманда Үзәк чыршыны ачу тантанасы узды
27 декабрьдә Сарман ял паркында Үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров җыелган халыкны Яңа ел белән тәбрикләде, 2013 елның нәтиҗәләре белән таныштырды. Универсиада утын каршылауга аеруча зур өлеш керткән сарманлыларга Мактау кәгазьләре тапшырды. Район үзәген Яңа ел бәйрәменә бизәүгә тырышлык куйганнар да бүләксез калмады. Аннан соң...