САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманның "Ялкын" картингчылары яңа үрләргә омтылалар

Яшь техниклар станциясенең "Ялкын" картингчылары декабрь ахырында, Ютазы районының Урыссу бистәсе картодромындаузган ярышларда катнашып, кышкы ярышлар сезонын ачтылар. Анда алар Лениногроск, Азнакай, Баулы, Урыссу, Октябрьск, Уфа спортчылары белән беррәттән чыгыш ясадылар һәм зур җиңү яуладылар. Ярышлар өч класста үтте: 8-16 яшьлекләр - "Кадет" классында, 13-18 яшьлекләр - "Союзный-Юниор", 16 яшьтән...

Яшь техниклар станциясенең "Ялкын" картингчылары декабрь ахырында, Ютазы районының Урыссу бистәсе картодромындаузган ярышларда катнашып, кышкы ярышлар сезонын ачтылар. Анда алар Лениногроск, Азнакай, Баулы, Урыссу, Октябрьск, Уфа спортчылары белән беррәттән чыгыш ясадылар һәм зур җиңү яуладылар.

Ярышлар өч класста үтте: 8-16 яшьлекләр - "Кадет" классында, 13-18 яшьлекләр - "Союзный-Юниор", 16 яшьтән өлкәннәр "Национальный" классында көч сынаштылар.Шәхси беренчелектә "Кадет" классында чыгыш ясап, Сарман гимназиясенең бишенче сыйныф укучысы Алмаз Ахмедов беренче урынны яулады. Гимназиянең сигезенче сыйныф укучысы Айрат Фәрхетдинов финишка - бишенче, аграр көллияттән Рәмис Хәбибуллин тугызынчы булып килделәр. Икенче генә сыйныфта укуларына карамастан, Булат Нигъмәтҗанов белән Артур Заһиров та уңышлы чыгыш ясадылар.

Команда беренчелегендә "Ялкын" картингчыларына тиңнәр булмады - алар почет пьедесталаның беренче баскычына күтәрелделәр. Икенче урында - Урыссу, өченче урында - Октябрьск командасы. Безнең команда составында, югарыда аталган спортчылар белән беррәттән Сарман гимназиясенең тугызынчы сыйныф укучысы Илһам Шакиров та бар иде. Аларга алда торган ярышларда да уңышлы чыгыш ясауларын телибез. Үзен Шумахер итеп тоярга теләүче һәркем "Ялкын"га килә ала. Биредә барлык төр картлар бар.

Аида Габдрахманова, картинг клубы педагогы.

Шулай ук укыгыз:

Сарман балалары картинг-ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев