САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман укучылары Җәлилнекеләрдән калышмый

Актаныш муниципаль районының "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернаты"нда "Без яшь, без сәләтле" республика фәнни-практик укучылар конференциясе уздырылды. Конференция 2 турда үтте. Читтән торып үткәрелгән турда республика белем бирү оешмаларының 6-10 нчы сыйныфлары арасыннан 409 укучы катнашты. Укучылар язган фәнни-эзләнү эшләрен КФУның һәм Алабуга институты белгечләре һәм укытучылары тарафыннан тикшерелде....

Актаныш муниципаль районының "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернаты"нда "Без яшь, без сәләтле" республика фәнни-практик укучылар конференциясе уздырылды.

Конференция 2 турда үтте. Читтән торып үткәрелгән турда республика белем бирү оешмаларының 6-10 нчы сыйныфлары арасыннан 409 укучы катнашты. Укучылар язган фәнни-эзләнү эшләрен КФУның һәм Алабуга институты белгечләре һәм укытучылары тарафыннан тикшерелде.

Конференциянең икенче турына катнашу өчен 204 укучы чакырылган иде. Алар арасында Сарман урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Лиана Габдрахманова да бар иде. Фәнни җитәкчесе - Эльмира Рамазанова. Ул үзенең эзләнү эше белән рус теле һәм әдәбияты секциясендә чыгыш ясады. Бу секция эшендә 6-10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Һәр катнашучы үз эшен яклаганда жюри әгъзалары сорауларына да җавап бирде.

Лиананың эше югары бәяләнде һәм ул, 10 нчы сыйныф укучыларыныннан бераз гына калышып, икенче урынны яулады.

Шулай ук укыгыз:

Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы республика конференциясендә диплом алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев