Ләшәү Тамак авылы мәдәният йортында Гаилә көне уңаеннан зур кичә булды. Анда Түбән Ләшәү авылыннан озак еллар бергә тату гомер кичергән, инсафлы, игелекле балалар тәрбияләп үстергән Рәмзия һәм Роберт Садертдиновлар чакырылган иде. Район хакимияте башлыгы урынбасары Г.Сәляхова аларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырды. Ул, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы...