САРМАН
  • Рус Тат
  • Караргамы, карамаскамы?

    Телевизор һәм компьютер "гаилә әгъзаларына әйләнде" дияргә дә була. Кайбер йортларда алар тәүлек дәвамында эшләп утыра. Кемдер телевизорны бер кирәкмәгәнгә кушып куя, сихерләнгән кебек, гел шуңа карап утыра һәм бар дөньясын оныта. Өлкәннәр аны караргамы-юкмы икәнлеген буш вакытларыннан чыгып хәл итәләр. Балалар исә көн саен вакытларының күпчелек өлешен телевизор, компьютер...

    Телевизор һәм компьютер "гаилә әгъзаларына әйләнде" дияргә дә була. Кайбер йортларда алар тәүлек дәвамында эшләп утыра. Кемдер телевизорны бер кирәкмәгәнгә кушып куя, сихерләнгән кебек, гел шуңа карап утыра һәм бар дөньясын оныта. Өлкәннәр аны караргамы-юкмы икәнлеген буш вакытларыннан чыгып хәл итәләр. Балалар исә көн саен вакытларының күпчелек өлешен телевизор, компьютер артында утырып, видеоуеннар уйнап уздыралар. Әгәр бала вакытының күпчелек өлешен телевизор каршында утырып үткәрә икән, димәк, уйланырга җирлек бар. Чөнки, бала үзен болай тота икән, димәк, ул үзенә кызыклы шөгыль таба алмый дигән сүз. Моңа исә ата-ана гаепле. Кызганычка каршы, күпләр өчен зәңгәр экран үзенә күрә бер бала караучыга әйләнде. Күкрәк баласына имезлек каптырган кебек, балалар бакчасына йөрүче баланы да, аяк астында буталмасын өчен, телевизор каршына утыртып куялар.
    Психология һәм педиатрия өлкәсендә белгечләрнең берсе дә телевидениенең сәламәтлеккә зыянлы икәнлеген инкарь итми. Телевизор яшүсмерләр психикасы өчен аеруча зарарлы. Чөнки балалар андагы күренешләрнең барысын да гадәти күренеш буларак кабул итәләр. Төрле үтереш, кыйнау һәм көчләү турындагы фильмнар караганнан соң, яшүсмерләр үлемнән, җинаять кылудан курыкмый башлый. Алдан планлаштырып кеше үтерү һәм үз-үзләренә кул салу очраклары артып китү нәкъ менә шуңа бәйле дә инде. Яшүсмерләр ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләргә бәйле теманы да бик җитди кабул итәләр. Төрле реалити-шоулар аларның аң төпкеленә шул дәрәҗәдә тирән үтеп керә ки, күп кенә балалар үзләрен нәкъ менә әлеге тапшырулардагы геройлар кебек тота башлыйлар. Күп кенә яшь кызларның фахишәләр образын үрнәк буларак кабул итүләре дә беркемгә дә сер түгел.
    Күз кереме начарая
    Телевизор баланың психикасына гына түгел, ә аның физик сәламәтлегенә дә зыян сала. Беренче һәм иң мөһим мәсьәлә - күз күреме белән проблемалар туу. Дөньяда тәүлек дәвамында эшли торган телевидение барлыкка килгәннән соң, ерактан начар күрү балалар арасында эпидемия тизлеге белән таралды. Бала телевизор караган вакытта аның күзләре экрандагы сурәтне яктылык агымы буларак кабул итә. Ул күз алмасы эчендә сына һәм аның проекциясе челтәр катлауда күрсәтелә. Сурәтне мөмкин кадәр ачыграк итеп күрү өчен, бала, берни сизмәстән, тагын да игътибар беләнрәк карый башлый. Өстәвенә экрандагы сурәт даими рәвештә үзгәреп, хәрәкәтләнеп тора, аның детальләре бик кечкенә һәм зур булалар. Нәтиҗәдә бала барын да аңлап барырга, игътибарлырак булырга тырыша. Ә бу күзләрнең тагын да киеренкеләнүенә китерә. Әгәр бала телевизор яки компьютер артында артык озак утыра икән, күзләргә булган йөкләнеш күләме көннән-көн арта. Ул телевизорны начар яктыртылган бинада караса, хәл тагын да катлаулана. Баланың күзләре артык талчыга, кызара, нидер кырган кебек була, баш авыртулар башлана. Вакытында тиешле чаралар күрелмәсә, күз күреме начарая.
    Алга таба балага нинди куркыныч яный?
    Артык авырлык җыю. Гиподинамия (хәрәкәтсезлек) матдәләр алмашы бозылуга, май җыелуга һәм нәтиҗәдә шикәр авыруына китерергә мөмкин. Йөрәк-кан тамыры авырулары көчәя, иммунитет көчсезләнә, игътибарны билгеле бер нәрсәгә юнәлтеп булмый башлый, хәтер начарая. Соңгысы, картайгач, Альцгеймер авыруына сәбәпче булырга мөмкин. Аутизм куркынычы яный. Алай гына да түгел, матур әдәбият белән кызыксыну кими. Нәтиҗәдә, рухи үсеш артта кала.
    Виртуаль дөнья бик тә куркыныч
    Күп кенә белгечләр фикеренчә, даими рәвештә телевизор караучы һәм компьютер артында утыручы бала тормышка яраклашмый кала. Яшьтәшләре белән аз аралаша башлый, мөстәкыйль фикер йөртү, уйлау сәләтен югалта. Чөнки экранда һәрвакыт билгеле бер чишелеш була һәм аны кабул итү артык көч, акыл сорамый. Бу башка балаларның хис-кичерешләрен сизмәүгә һәм баланың виртуаль дөньяда яши башлавына китерә. Ул чынбарлыкны виртуаль дөньяга алыштыра, ахыр чиктә компьютер бәйлелеге барлыкка килә. Бала компьютердан аерыла алмый башлый.
    Телибезме-теләмибезме, әмма компьютер һәм телевизор тормышыбызга бик ныклап кереп утырдылар. Шунлыктан баланы алар турында онытырга мәҗбүр итәргә кирәкми. Бары телевизор карау һәм компьютер артында утыруга китә торган вакытны чикләргә кирәк. Әлеге вакытны балалар өчен көнгә - 1-2, ә яшүсмерләр өчен 4 сәгатькә калдырырга була. Мондыйрак ысулларның да файдасы тими калмаячак: телевизорны бүлмә уртасына куймаска тырышыгыз, чөнки бу очракта ул һәрвакыт күз алдында булачак һәм баланың игътибарын җәлеп итеп торачак; карамаган вакытларда аны сүндереп куегыз; телевизорга карата чикләүләрне аз-азлап кертегез (мисал өчен, беренче вакытларда телевизорны ашаган вакытларда сүндереп куегыз); баланы күп вакытны ала торган нинди дә булса шөгыль белән кызыксындырырга тырышыгыз (спорт секциясе, музыка мәктәбе, техник модельләштерү, балык тоту һ.б.); бала белән мөмкин кадәр ешрак уйнарга, саф һавада йөрергә тырышыгыз; аның үсеше өчен файдалы яки кызыклы, әмма шул ук вакытта мавыктыргыч видеодисклар сатып алыгыз.
    Чама хисен югалтмасаң
    яхшы
    Ата-аналарга куркуга калырга һәм балага телевизор карауны, компьютер артында утыруны тулысынча тыярга кирәкми. Әлеге шөгыльләргә сарыф ителә торган вакытны киметү дә бик җиткән. Чөнки телевизор балалар үсешендә зур роль уйный. Балага мультфильмнар, белем дәрәҗәсен арттыра торган тапшырулар, кызыклы китаплар кирәк. Ә хәзерге глобаль компьютерлаштыру заманыңда аның тормышын компьютерсыз күз алдына да китереп булмый. Бары тик ата-анага балаларының күзләре артык талчыкмыймы икәнлеген күзәтергә кирәк. Ике яшь тә тулмаган сабыйлар искәрмә булып тора. Аларга телевизор карау киңәш ителми. Беренчедән, алар үзләре күргәннең бик азын гына аңлыйлар, чөнки алар өчен бу бары матур төсләргә буялган сурәтләр генә. Икенчедән, күзләр талчыгудан тыш, телевизор, кагыйдә буларак, баланың үзәк нерв системасына ярсыткыч тәэсир итә. Ике яше тулган балалар телевизорны көнгә күп дигәндә - ярты гына сәгать, 3-7 яшьлек балалар - 40-50 минут, ә 7-13 яшьлекләр исә 1,5-2 сәгать кенә карарга тиешләр.
    Телевизор белән "аралашуны"
    дөрес
    формалаштыру да мөһим
    Телевизор бары утырып кына каралырга тиеш. Бу очракта уңайлы кәнәфи кулланудан да яхшырагы юк. Экран баланың каршында ук булу һәм аңа туп-туры карау яхшы. Кичке сәгатьләрдә бүлмәдәге өстәмә яктылык чыганакларын кушарга кирәк. Әгәр иртән һәм көндез бүлмәгә якты кояш нуры төшеп тора икән, пәрдәләрне бераз тартып куйсаң яхшы. Бу тәрәзәдән кергән яктылыкка телевизор экранында чагылырга ирек бирми. Әгәр экран 21 дюймлы, ягъни 0,5 метр икән, күздән аңа кадәрге ераклык ким дигәндә 3 метр булырга тиеш. Экран зуррак булган саен, бала да аннан ераграк урнашса яхшырак.
    Озак вакыт компьютер артында утыру 5-7 яшьлек балалар өчен шулай ук файдалы түгел. Аларга моның өчен нибары күп дигәндә 1,5 сәгать кенә бирелергә тиеш. Өлкәнрәк яшьтәге балаларга компьютерда нәрсә дә булса эшләгән вакытта һәр сәгать саен 10-15 минут ял итеп алу таләп ителә. Күпчелек вакытларын компьютерда нидер эшләп уздыра торган өлкәнрәк балаларга зыян күләмен мөмкин кадәр киметергә кирәк. Белгечләр ачыклаган мәгълүматлардан күренгәнчә, бу очракта иң куркынычсыз экран шрифтлары - "Аrial" һәм "Verdana". Хәрефләрнең нинди зурлыкта булуы да мөһим. Иң яхшысы - ким дигәндә 10-12 пункт. Эш шунда ки, әлеге шрифттагы хәрефләрдә киртекләр юк. Шунлыктан күзләр азрак талчыга.
    Телевизор һәм компьютердагы мәгълүматларның белемне арттыруын инкарь итү бер дә дөрес түгел, әлбәттә. Әмма балаларның сәламәтлеге турында да онытмасак иде. Яшьләргә үзләрен кызыксындырган мәгълүматны башка чыганаклардан да эзләргә, белем дәрәҗәсен арттыруның башка ысулларын табу ягын да карарга кирәк.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: