САРМАН
  • Рус Тат
  • 11 июль 2012 яңалыклары

    • 11 июль 2012 - 06:16
      Тугрылык өчен – медаль
      Ләшәү Тамак авылы мәдәният йортында Гаилә көне уңаеннан зур кичә булды. Анда Түбән Ләшәү авылыннан озак еллар бергә тату гомер кичергән, инсафлы, игелекле балалар тәрбияләп үстергән Рәмзия һәм Роберт Садертдиновлар чакырылган иде. Район хакимияте башлыгы урынбасары Г.Сәляхова аларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырды. Ул, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы...
    • 11 июль 2012 - 05:48
      Лизинг-грант – 2012
      Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында, ТР Министрлар Кабинеты 8 июньдә 492 нче санлы «ЛИЗИНГ-ГРАНТ - 2012» программасы турында карар кабул итте. Бу карар белән 2011 елның 18 нче маенда кабул ителгән 403 нче санлы карарга үзгәрешләр кертелә. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы бизнесында...
    • 11 июль 2012 - 05:38
      Нинди документлар кирәк?
      2010 нчы елның 27 нче июлендә "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында"гы 210 нчы санлы федераль закон дөнья күргән иде. Ә быелның 1 нче июленнән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә электрон бәйләнеш системасы эшли башлады. Югарыда аталган законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, хәзер региональ һәм муниципаль власть органнары гариза бирүчедән...
    • 11 июль 2012 - 05:36
      Колагың авыртса
      Колак эченең барабан ярысы колак уртасы дип атала. Колак уртасы шешү - шактый куркыныч авыру. Аннан хәтта чукрак та булып калырга мөмкин. Кайчакта бу авыруның баш мие сүрүләренә һәм минең үзенә дә тәэсир итеп, үлемгә дә сәбәпче булуы ихтимал. Колак уртасы борын һәм йоткылык белән тоташкан, ә әйбәт ишетү өчен,...
    • 11 июль 2012 - 05:33
      Караргамы, карамаскамы?
      Телевизор һәм компьютер "гаилә әгъзаларына әйләнде" дияргә дә була. Кайбер йортларда алар тәүлек дәвамында эшләп утыра. Кемдер телевизорны бер кирәкмәгәнгә кушып куя, сихерләнгән кебек, гел шуңа карап утыра һәм бар дөньясын оныта. Өлкәннәр аны караргамы-юкмы икәнлеген буш вакытларыннан чыгып хәл итәләр. Балалар исә көн саен вакытларының күпчелек өлешен телевизор, компьютер...
    • 11 июль 2012 - 05:31
      Картингчыларның каникуллары юк
      Балаларның җәйге каникуллары барса да, «Ялкын» картинг клубына йөрүчеләр ярышларда катнашуларын һәм җиңү баскычларына менүләрен дәвам итәләр. Казан шәһәренең «Форсаж» картинг үзәгендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан үткәрелгән ярышларда, ТР Хөкүмәте кубогын яулау өчен, безнең картингчылар да көч сынашты. Анда республиканың район һәм шәһәрләреннән 39 команда - 187 спортчы катнашты....
    • 11 июль 2012 - 05:21
      Мөнәвәрә апа Кәлимуллина
      Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында, районның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее туй күлмәкләре бәйгесе үткәрде. «Яшьлегем хатирәсе» дип исемләнгән ул бәйгедә шактый кеше катнашты. Җәлил бистәсендә яшәүче Мөнәвәрә апа Кәлимуллина - шуларның берсе. Разум абый белән алар 1955 нче елда өйләнешәләр. Никах көнендә киясе күлмәкне Мөнәвәрә апа...
    Реклама