3 март 2014 яңалыклары
-
Сарманлылар тиешле тизлекне саклап йөриләр
Кышкы айларда Республика территориясендә аварияләр саны нык артты. Мисал өчен, 4 февраль көнендә генә юлларда алты кешенең гомере өзелде. Моңа кадәр 2013 елның 8 декабрендә 11 кешенең, 11-12 гыйнварда унике кешенең юл һәлакәте нәтиҗәләрендә вафат булу очраклары теркәлгән иде. Бу һәлакәтләр барысы да юл һәм метеорологик шартларның үзгәрүе аркасында килеп...
-
Александровкада "Май чабу" бәйрәме бик күңелле үтте
Гореф-гадәтләребезнең, йола-традицияләребезнең әйләнеп кайтуы - сөенечле. Әби-бабайларыбыз тирән мәгънәле нинди генә бәйрәмнәр үткәрмәгән. Аларның үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә, төрле милләт халыкларын берләштерүдә әһәмияте зур. "Безнең Александровка авыл җирлегендә ике милләт халкы дус, тату яши. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче рус һәм татар фольклор ансамбльләре дә- иҗади хезмәттәшлектә. Һәр милләт,...
-
Сарман районында ел укытучысы ачыкланды
"Ел укытучысы" исеменә дәгъвә белдерүчеләр иң элек үз көчләрен читтән торып үткәрелгән, ягъни портфолиолар турында сынап карадылар. Анда катнашкан 19 укытучының 9 ы II турга үтте. Бу турда алар дәрес күрсәттеләр. Иң уңышлы дәрес күрсәткән 6 укытучы III турда катнашу өчен сайлап алынды. Бу турда алар класс сәгате үткәрделәр, "Методик...
-
Сарманда муниципаль район Советының чираттагы киңәшмәсе узды
Бүген Сарманда муниципаль район Советының чираттагы киңәшмәсе узды. Аны район Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов алып барды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева авыл җирлекләрендә узган халык җыеннарында яңгыраган мөрәҗәгатьләр, аларны хәл итү юлларында тукталды. "Светводканал" җәмгыяте директоры Дамир Галиев авылларда салкын су белән тәэмин ителешнең торышы, бу юнәлештәге...
-
Сарман язучылары – ялган фактларга каршы
Бөтендөнья язучы көне (тулы исеме - Бөтендөнья язучы өчен тынычлык көне) - 3 мартта үткәрелә торган бәйрәм. Аның максаты - "дүртенче власть"не демократик матбугатның тискәре аспектларына каршы буларга, ялган язмалардан, төрле ихтыяҗлар өче фактларны тупас бозудан тыелып торырга өндәү. Әлеге бәйрәм "тамырлары" белән 1921 елга карый. Ул елны Лондонда ПЕН-клуб...
-
Сарман районында христиан динен тотучылар өчен Бөек пост башлана
3 марттан, ягъни бүгеннән, христиан динен тотучыларның Уразасы - Бөек пост (Пасха бәйрәме алдыннан язгы җиде атналык пост) башлана. Ул 19 апрельга кадәр дәвам итәчәк. Аның үз кагыйдәләре, таләпләре бар. Бөек постның мәгънәсе, рецептлар, аның календаре һәм видеолар белән Православие и мир сайтында таныша аласыз.